Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы "зыянлы" америка оешмаларын юк итү чарасы әзерли


Русия юстиция министрлыгы илгә зыян китерергә мөмкин дип саналган, АКШтан финансланучы хөкүмәттән тыш оешмаларны тыю чарасы әзерли.

Бу хактагы документ өлгесе норматив актлар порталында урнаштырылган. Документка ярашлы, башкарма хакимият, федераль күзәтү һәм прокуратурадан алган мәгълүматларга нигезләнеп оешманы "зыянлы" дип танырга мөмкин булачак.

Канун өлгесе турында фикер алышу 14 августка тәмамланырга тиеш.

"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков "Ведомости"га сөйләвенчә, "зыянлы" оешмаларны юк итү кануны 2012 елда ук кабул ителгән. Хәзер аны үтәүнең механизмнары карала. Шул вакыттан бирле канун бер тапкыр да кулланылмаган.

"Агора" адвокаты Рамил Әхмәтгалиев яңа канун АКШта Русия мәнфәгатьләрен алга сөргән Мария Бутинаны кулга алу белән бәйле Вашингтонга каршы демонстратив чара дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG