Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сайлауга тыкшынуда катнашкан дип шикләнелүче Русия җырчысы Эмин Агаларовтан сорау алмакчы


Эмин Агаларов
Эмин Агаларов

АКШ 2016 елда президент сайлауга тыкшыну белән бәйле эш нигезендә Русия җырчысы Эмин Агаларовтан сорау алырга тели. 2016 елда ул Дональд Трамп улының Русия юристы Наталья Веселницкая белән очрашуында булган.

Агаларовтан сорау алуны махсус прокурор Роберт Мюллер тели дип хәбәр итә NBC News телеканалы. Җырчы АКШка барырга теләми. Бу хакта аның адвокаты Скотт Балбер CNN эфирында сөйләде. Шул ук вакытта Балбер Агаларовның "яшерер әйбере юк" дип белдерде.

Медиа белдерүенчә, Трамп Весельницкая белән Һиллари Клинтонга компромат алу өчен очрашкан. Агаларов очрашуны оештыруын таный, ләкин сөйләшүләрдә нинди дә булса компроматлы мәгълүмат тапшырылуын кире кага.

The New York Times элегрәк язуынча, нәкъ менә Агаларов Клинтон турында мәгүлүмат тапшырган булган. Аларны ул әтисе, миллиардер Арас Агаларов аша Русиянең бер прокурорыннан алган диелде.

АКШта соңгы президент сайлауга Русиянең тыкшыну ихтималы тикшерелә. Трамп штабы демократлар намзәте Һиллари Клинтонга каршы Кремль белән яшерен рәвештә килешеп эш иткән булырга мөмкин диелә. Трамп та, Кремль дә моны кире кага.

XS
SM
MD
LG