Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа кешесе Сүриягә китү нияте өчен биш ел төрмә җәзасы алды


Уфа кешесе террорчылар ягында сугышырга җыенуда гаепләнде.

Идел буе хәрби мәхкәмәсе 24 яшьлек уфалыга биш ел кырыс шартлы колония җәзасы чыгарды дип хәбәр итә Башкортстан эчке эшләр министрлыгы.

Мәхкәмә аны Сүриягә китеп, террорчылар оешмасында сугышырга җыенуда гаепле дип тапты. Хөкем ителүченең исеме аталмый.

Ул быел гыйнварда Уфа халыкара һава аланында тоткарланган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG