Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски төбәгендә боралак казасында 18 кеше һәлак булган


Ми-8 боралагы (архив фотосы)
Ми-8 боралагы (архив фотосы)

Боралак күтәрелгәндә канатлары белән икенче бер боралакка тигән.

Красноярски краенда Игарка авылы янында Ми-8 боралагы казасында 18 кеше һәлак булган. Utair ширкәтенең бу боралагы нефть чыгаручы эшчеләрне эш урынына алып барган булган.

Һәлак булганнарның унбише эшчеләр, калган өчесе экипаж әгъзалары булган.

Беренчел мәгълүматларга күрә, боралак күтәрелгәндә канатлары белән икенче бер Ми-8 боралагына тигән. Ансы тиз арада йөген ташлап төшеп утырган, аның экипажына зыян килмәгән диелә.

Боралаклар икесе дә диспетчер күзәтүсез очкан дип фаразлана. Җинаять эше ачылган.

Һәлак булганнар исемлегендә татар-башкорт исемле кешеләр дә бар: (Моратов С.Х., Атнабаев В.С., Баязитов А.В., Шәйдуллин Р.И., Вәлитов А.Г., Хисаметдинов К.Ш.). Мәгълүм булганча, Башкортстан һәм Татарстаннан күп кенә кешеләр вахта ысулы белән Себергә эшкә йөри.

XS
SM
MD
LG