Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдә комада ятучы ирнең туганнары хакимияттән ярдәм сорый


Пикет күренеше

Омски өлкәсенең хакимият бинасы янында Германия хастаханәсендә комада ятучы Руслан Сабаралиевның туганнары ярдәм сорап пикет уздырды.

Омски өлкәсендә яшәүче ике бала атасы Руслан Сабаралиев Германиядәге туганнарына кунакка барган. Үзен сау-сәламәт дип белгән, ашказаны асты бизе беркайчан да авыртмаган, табибларда исәптә дә тормаган. Сәламәтлегенә ышанып Руслан иминият килешүен барлык төр авыруларны да искә ала торган итеп төземәгән. Чит илдә анда панкреатит өянәге башланган. Германия табиблары аны хастаханәгә салган, хәле әйбәт булмагач, кома халәтенә керткән.

Операциягә 3 миллионга якын сум акча түләргә туры киләчәк. Туганнары 1 миллионнан артык акча җыйган, тик бу аз.

Руслан Сабаралиев килешү төзегән туристлык ширкәте үзенең интернет сайтында "гадәттән тыш хәл килеп туган очракта Русиягә алып кайту оештырыла", дип вәгъдә итсә дә, бу бурычынан баш тарткан.

Авыруны коткару өчен Омски өлкәсе хакимиятеннән "операция өчен түләнәчәк" дигән гарантия хаты кирәк. Русланның туганнары өлкә хөкүмәтенең дә, губернаторның да кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать иткәннәр, әмма җавап бирүче юк.

Пикет вакытында Русланның туганнары "Ике бала атасын, ир туганыбызны, улыбызны коткарырга ярдәм итегез!" дигән язулар тотып торган.

Change.org сәхифәсендә ярдәм сорап урнаштырылган петицияне 80 меңнән артык кеше имзалаган.

XS
SM
MD
LG