Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла хакимиятләре президент Мадурога һөҗүм ясалу турында белдерде


Николас Мадуро Каракаста хәрби чара вакытында

Венесуэла җитәкчелеге һөҗүм артында күрше Колумбия хакимиятләре тора дип белдерә. Рәсми Богота бу гаепләүләрне кире кага.

Венесуэла хакимиятләре президент Николас Мадурога һөҗүм ясалу турында белдерде. Белдерүгә күрә, һөҗүм 4 август шимбә көнне Каракаста хәрби чара вакытында булган.

Мадуро чыгышы вакытында шартлауга охшаган тавыш ишетелгин видео интернетта урнаштырылды. Мадуроның тән сакчылары шунндук аны махсус калканнар белән капларга керешә, үзе ул өскә карап тора. Җиде кеше зыян күгән дип хәбәр ителә.

Венесуэла хакимиятләре Мадуроны шартлаткычлы дроннар ярдәмендә үтерергә тырышканнар дип белдерә. Ләкин дроннар үзләре видеода күренми. Тикшерү барышында тоткарланучылар да бар.

Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, җаваплылыкны "Футболкалы хәрбиләр хәрәкәте" исемле бик танылмаган төркем үз өстенә алган. Associated Press агентлыгы урындагы янгын сүндерүчеләргә таянып, Мадуро тирәсендә бернинди дрон да булмады дип хәбәр итә. Алар фикеренчә, Мадуро чыгышы вакытында газ баллоны шартлаган.

Венесуэла җитәкчелеге һөҗүм артында күрше Колумбия хакимиятләре тора дип белдерә. Рәсми Богота бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG