Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә өстәмә кыйммәт салымы арту торак-коммуналь хуҗалык тарифлары артуга китерә ала


Русиянең икътисади үсеш министрлыгы торак-коммуналь хуҗалык тарифларында өстәмә кыйммәт салымы (НДС) арттырылуын исәпкә алырга тәкъдим итә. Бу исә тарифларның артуына китерәчәк.

2019 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хуҗалык тарифларын арттыру турында төзелеш министрлыгында фикер алышу бара дип яза "Известия" газеты. "ЖКХ и городская среда" берлеге төзелеш министры Владимир Якушевка өстәмә кыйммәт салымы арттырылган очракта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче ширкәтләргә китерелгән зыян 2019 елда 100 млрд сум тәшкил итәчәк, ә өлкәнең бурычы триллион ярым сумга җитәчәк дип хат язган булган.

Фаразларга караганда, тарифлар ике процентка артырга мөмкин.

Узган җомга Русия президенты Владимир Путин өстәмә кыйммәт салымын 18 проценттан 20 процентка арттыру канунын имзалады.

Финанс министрлыгы исәпләвенә караганда, НДСның ике процентка артуы дәүләт казнасына елына өстәмә 620 млрд сум китерәчәк.

НДС арттыру һәм пенсиягә чыгу яшен күтәрү кануннары Русиядә каршылык чараларына китерде.

XS
SM
MD
LG