Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан күчеп китүчеләр саны 1,5 тапкыр арткан


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

Башкортстаннан күчеп китүчеләр саны 2018 елның беренче ярты елында былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан. Бу хакта республика премьер-министры Рөстәм Мәрданов дүшәмбе узган киңәшмәдә хәбәр иткән.

"Гыйнвар-июнь айларында миграция күләме 3 мең 786 кеше тәшкил итте. 2017 елда андыйлар саны 2,6 мең булган иде, хәзер тагын арту күзәтелә", дип китерә Мәрдановның сүзләрен "Интерфакс".

Премьер-министр сүзләренчә, вазгыять иң элек һәр муниципалитеттагы икътисади хәлләргә бәйле. "Кызганычка, яңа эш урыннары булдыру сүлпәнәя. Икенчедән, белем алу миграциясе күзәтелә, укучылар республикадан читтәге югары һәм урта белем бирү уку йортларына китә. Һәм өченчедән, кайбер социаль мәсьәләләр бар," ди Мәрданов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта миграция сәясәте концепциясе әзерләнгән, анда халыкның күчеп китүен әкренәйтүче чаралар каралган.

Росстат мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль бүлгесендә эшсезлек индексының иң югарысы Башкортстанда теркәлгән (5,4%). Республикада хезмәт яшендәге 1,9 млн кешенең 105,7 меңе эшсез санала.

XS
SM
MD
LG