Accessibility links

Мәскәү мәхкәмәсе Серебренников һәм Апфельбаумны сак астында калдырды


Кирилл Серебренников

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Гоголь үзәге" сәнгать җитәкчесе Кирилл Серебренников һәм мәдәният министрлыгы каршындагы сәнгатькә дәүләт ярдәме департаментының элекке җитәкчесе Софья Апфельбаумның мөрәҗәгатьләрен кире какты.

Алар Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсенең сак астында тотуны озайту турындагы карарын шикаять иткән иде.

Серебренников йорт сагында ким дигәндә 22 августка кадәр, ә Апфельбаум 19 сентябрьгә кадәр булачак.

Адвокат Дмитрий Харитонов Мәскәү мәхкәмәсендә чыгыш ясап, гаепләнүчеләр йорт сагында булмасалар да, шаһитләргә басым ясый алмаячак һәм дәлилләрне юк итә алмаячак диде. "Тикшерү тәмамланды, кешеләрдән сорау алынды, инде җыелган һәм документлаштырылган әйберләрне юк итеп булмый. Әлеге эштә кемгә дә булса йогынты ясау мөмкин түгел, чөнки беркем дә акчаларны урлау турында әйтми, барысы да аларны кулакчага әйләндерү турында гына сөйли, ә мәдәният министрлыгы әле һаман нинди зыян килгәне турында аңлата алмый", диде Харитонов.

Кирилл Серебренников, үз чиратында, финанслар белән идарә итүдә катншамадым, ә бары тик сәнгать җитәкчесе генә булдым дип белдерде. "Тикшерү комитетында акчаларның тотылуы турында мин имзалаган бер генә документ та юк", диде ул хөкемдарга.

Тик хөкемдар Басманный мәхкәмәсенең карарын барыбер үз көчендә калдырды.

Кирилл Серебренников һәм Софья Апфельбаумны 2011-2014 елларда "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән 133 миллион сумны үзләштерүдә гаеплиләр. Тикшерү барышында дәүләткә китерелгән зыян суммасы ике тапкырга артты.

Акчалар урлауда шулай ук Серебренников төзегән "Седьмая студия" төркеме продюсерлары Алексей Малобродский һәм Екатерина Воронова, җитәкчесе Юрий Итин һәм бухгалтер Нина Масляева гаепләнә.

Масляевадан тыш, барысы да үзләрен гаепсез, ә эшне ялганга нигезләнгән дип саный.

XS
SM
MD
LG