Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ юстиция министрлыгы тоткарланган дүрт русияленең исемнәрен атады


АКШ юстиция министрлыгы зур күләмдә караклыкта шикләнелеп узган атнада тоткарланган дүрт русияленең исемнәрен атады. Кайбер мәгълүматларга караганда, җиде русиялегә гаепләү белдерелгән, бу җинаять эше нигезендә барлыгы 25 кешене мәхкәмәгә җәлеп итмәкчеләр.

Дүрт тоткарланучының исемнәрен ТАСС һәм РИА Новостига АКШ юстиция министрлыгы вәкиле хәбәр иткән. Алар - Станислав Лисицкий, Алексей Ливадный, Николай Тупикин һәм Кирилл Дедусев.

Би-би-синың урыс хезмәте мәгълүматынча, җиде русиялегә гаепләү белдерелгән, ә гомумән җинаять эше нигезендә 25 кешене мәхкәмә җәлеп итмәкчеләр. Алар башлыча элекке Совет берлеге республикаларыннан диелә.

Федераль тикшерү бюросы (ФБР) хезмәктәрләренең русиялеләрне тоткарлавы турында дүшәмбе Нью-Йорктагы Русия баш консуллыгы Твиттерында хәбәр иткән иде.

Тикшерү мәгълүматынча, шикләнелүчеләр үзләрен автодилер һәм коллекционер дип атаган, сайтлардагы реклам һәм эре аукционнарда сатып алучылар тапкан. Кешеләрдән акчалар күчерү өчен ялган ширкәт ачылган. Мөштәриләр акча күчерү белән сатучылар юкка чыккан. Тикшерү бәяләвенчә, барлыгы 4,5 миллион доллардан артык зыян китерелгән.

Русиянең Нью-Йорктагы баш консуллыгы тоткарланучылар янына керү өчен рөхсәт сарап ФБРга хат җибәргән. АКШның тикшерү оешмалары белән рәсми элемтәләр әлегә булмаган дип яза РИА Новости.

XS
SM
MD
LG