Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лаеш мәхкәмәсе Әл-Бохари җыентыгын аклады


Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе әл-Бохариның хәдисләр җыентыгы экстремистик әдәбият түгел дигән карар чыгарды. Бу җыентык исламда Коръәннән соң икенче иң әһәмиятле китап санала.

Лаеш районында мәхкәмә утырышы 7 август иртәнге 9да башланды, аны мәхкәмә рәисе Мәгънәви Гәрәев үзе алып барды. Нәтиҗәдә, 45-50 минут эчендә ул әл-Бохариның "Сахих әл-Бохари" китабын экстремистик әдәбият дип танымау турында карар чыгарды. Гаризаны Татарстан транспорт прокуратурасы биргән иде.

2017 елның 10 маенда Казан халыкара һава аланында таможня үткәндә Русия ватандашы Р. Хәйретдиновта рус телендә чыккан алты дини китап табыла. Бу чик аша үтә торган әйберләрне тикшерүчеләрдә шик уяткан. Янәсе, мөселман китаплары икән, димәк алар экстремистик була ала.

Бары бер елдан соң гына прокуратура моны раслау өчен һава аланы урнашкан районга, ягъни Лаеш мәхкәмәсенә гариза биргән.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

​"Шунысы кызыклы, бу гадәттәгечә бирелә тогран шикаять түгел, ә гариза формасында "махсус тәртиптә" ("в особом порядке") тапшырылган. Дәгъвачылар юк. Прокуратура шыпырт кына китапларны экстремистик дип танылуын теләгән булса кирәк”, диди Азатлыкка бу эшне күзәткән адвокат Руслан Нәгыев.

Аның әйтүенчә, моңа кадәр Оренбур мәхкәмәсе "Сады праведных"ны ("Изгеләр бакчасы") тыеп караган булган. Татарстанның транспорт прокуратурасы әлеге карар белән танышмыйча, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, башка экспертлар фикере белән кызыксынмыйча гариза бирергә булган күрәсең, ди белгеч.

"Мин кичә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән сөйләштем, ул аптырашта һәм прокуратураның әлеге теләгенә каршы чыгачагын белдергән иде", ди Нәгыев.

Күпләр социаль челтәрләрдә "Татарстанның Идел буе транспорт прокуратурасының ислам динендә әһәмияте белән Коръәннән соң икенче урында торучы китапны тыю нияте мантыйкка сыймаслык хәл" дип язды.

"Сахих әл-Бохари" җыентыгы
"Сахих әл-Бохари" җыентыгы

Мәхкәмәгә биргән гариза нигезендә алар мөселман дөньясында иң абрулы хәдисләр җыентыгы авторы, галим имам әл-Бохариның "Сахих әл-Бохари" китабын экстремистик дип танудан тыш, әлеге алты басмадан торган "шикле" исемлектә тагын бер танылган хәдисләр җыентыгы - имам Ән-Нәвавиның "Изгеләр бакчасы" җыентыгын да керткән. Бу китаплар ислам дине галимнәре тарафыннан бик абруйлы дип бәяләнә.

Лаеш районы мәхкәмәсендә китапларны яклауда басмалар чыккан матбугат йорты юристы Александр Коншин катнашкан.

Нәгыев әйтүенчә, хәзер Татарстан транспорт прокуратурасының ике юлы бар: бүгенге карарны шикаять итү, яисә гадәти тәртип нигезендә яңа дәгъва тапшыру.

Элегрәк Татарстанның Апас район мәхкәмәсе Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр китабын экстремистик дип тапкан иде. Соңрак аларның Google аша автомат рәвештә инглиз теленнән тәрҗемә ителгән дини текстны бәяләгәне мәгълүм булды.

"Әл-Бохари имам һәр мөселманның күңелендә хөрмәт уятучы исем. Ул иң бөек галимнәрнең берсе. Аның "Җами ас-Сахих" хәдисләр җыентыгы Коръәннән соң исламда икенче иң ышанычлы китап булып тора”, дигән иде элегрәк Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов.

XS
SM
MD
LG