Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Русиянең Украина сайлауларына тыкшынуына шикләнми


Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасына Русиянең Украинада киләсе елда узачак президент һәм парламент сайлауларына тыкшынуына багышланган махсус утырыш җыярга кушты.

Бу хакта ул үзенең Фейсбук сәхифәсендә белдерде.

Поршенко шулай ук Русия киләсе елның 23-26 маенда узачак Европа парламенты сайлауларына да тыкшынырга җыена дип язды.

"Трансатлантик альянста низаг тудыру өчен Кремльнең тавыш бирү эшенә зур тыкшынулар әзерләвендә шик юк. Без Европа берлеге һәм АКШ лидерлары белән моңа каршы тору өчен тыгыз элемтәдә булу турында килештек", ди Украина президенты.

Порошенко дүшәмбе украин телевидениесендә чыгыш ясап, "безнең илнең НАТОга керүенә беркем дә комачаулый алмаячак", дигән иде.

Июль уртасында Русия президенты Владимир Путин АКШның Fox News телеканалына Украинаның НАТОга керүе "Русиянең иминлегенә яный" һәм Мәскәү бу адымга "кискен тискәре" җавап бирәчәк дип белдергән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG