Илнең президенты, премьер-министры, парламент рәисе һәм депутатлары бәрелешләр вакытында һәлак булган хәрбиләр каберенә чәчәкләр салды. Матәм тантанасы Тифлистан ерак түгел "Мухатгверди" хәрби зиратында булды.
Грузия башкаласында шулай ук "Тынычлык һәм иминлек өчен. 2008 елның Русия-Грузия сугышыннан соң 10 ел үткәч" дип аталган конференция дә узды.
Премьер-министр Мамука Бахтадзе 10 ел элек Русия "Грузиягә карата тагын бер агреессия башкарды" диде.
Президент Георгий Маргвелашвили халыкара җәмәгатьчелекне "Русия белән тәкәллефләнеп торуның мәгънәсе юклыгын һәм аның агрессиясен туктатып булмауны" аңларга чакырды.
Грузиягә килгән Литва, Латвия, Польша тышкы эшләр министрлары һәм Украинаның вице-премьеры үзбилгеләнгән Көньяк Осетия чигенә барды. Алар анда Русиянең "Ахмаджи" хәрби базасын бинокольдән карады.
2008 елның 8 август төнендә Тифлиснең үзбилгеләнгән Көньяк Осетия һәм Абхазия республикаларында контрольны торгызу тырышлыгыннан соң, Русия көчләре Грузиягә керде. Расланмаган бәйсез чыганакларга күрә, низаг нәтиҗәсендә меңгә якын кеше үлгән.
Биш көнлек сугышта Русия Грузиянең ике төбәге булган Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген таныды һәм андагы хәрби базаларына өстәмә гаскәрләр кертте. Русия, Венесуэла, Никарагуа, Науру, Сүриядән тыш, дөньяның бөтен илләре Абхазия белән Көньяк Осетияне Русия тарафыннан басып алынган Грузия җире дип саный.