Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сентябрьдә Казаннан Хайнань утравына очышлар башлана


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Казаннан 17 сентябрьдә Кытайның Хайнань утравына очышлар башланачак. Очышларны "ИрАэро" һава ширкәте башкарачак.

Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очышлар Хайкоу шәһәренә Boeing 777 очкычында башкарылачак. Очкычта 11 бизнес-класс һәм 360 эконом класс урыннары бар диелә.

Очышлар шулай ук Дондагы Ростовтан, Уфадан, Самардан һәм Екатеринбурдан башкарылачак.

1 майдан русияләргә Хайнаньгә визасыз бару рөхсәте бирелде. 2017 елда утрауга Русиядән 284 мең кеше барган. Анда күп кенә курортлар, кунакханәләр урнашкан.

XS
SM
MD
LG