Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: АКШ сенаторлары Русияне "террорчылык иганәчесе" дип танырга тәкъдим итә


Капитолий, Вашингтон
Капитолий, Вашингтон

Америка сенаторлары Русияне "террорчылык иганәчесе" дип танырга тәкъдим итә. Бу хактагы канун өлгесенең күчермәсе "Коммерсантъ" кулына эләккән.

Документ шулай РБК медиаширкәтендә дә бар.

Басмалар хәбәр итүенчә, "Америка иминлеген Кремль агрессиясеннән яклау турында акт" Русиягә карата чикләүләрнең бердәм системын булдыруны күз уңында тота. Моңа "Магнитский акты" да, "Америка дошманнарына чикләүләр ярдәмендә каршы тору кануны" да керә, диелә.

Сүз гибрид янауларга каршы тору дәүләт үзәге булдыру һәм чикләүләр мәсьәләсендә Европа берлеге белән "координация офисы" төзү турында бара. Документта моннан тыш Русия банкларының доллар исәпләрен томалау һәм американ резидентларына Русиянең яңа дәүләт бурычы белән операцияләрне тыю турында да әйтелә.

Русиягә яңа чикләүләр кертү турындагы яңа канун өлгесе АКШ Конгрессына узган атнада кертелгән иде. Документ авторлары Русия "киберһөҗүмнәрдән баш тартмаса, Украинадан гаскәрләрен чыгармаса һәм Сүриядә хаос тудыруны туктатмаса", чикләүләр кырысланачак кына диде.

XS
SM
MD
LG