Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол укулары узды


Таҗетдин Ялчыгол кабере янында дога кылу
Таҗетдин Ялчыгол кабере янында дога кылу

8 августта Зәйдә алтынчы мәртәбә үткәрелүче Ялчыгол укулары узды. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында дин галимнәренең шәҗәрәләре турында куертылучы бәхәсләргә карата үз фикерен белдерде.

Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чарада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев, профессорлар Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин, имамнар, тел һәм әдәбият белгечләре, татар зыялылары катнашты.

Чара Имәнлебаш авылы зиратында татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланды, бирегә җыелучылар галим рухына дога укыды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сәхифәсе.

Конференция Имәнлебаш авылы мәдәният йортында узды. Укуларга быел республикадан 200гә якын кеше җыелды. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында дин галимнәренең шәҗәрәләре турында куертылучы бәхәсләргә карата үз фикерен белдерде.

"Фәнни даирәдә һәм интернет челтәрендә соңгы елларда Таҗетдин Ялчыголның шәҗәрәсе турында сүз куерталар. Башкортлар аны үзенеке дип саный, без, табигый ки, татар галиме дип исәплибез. Әлбәттә, һәркем үзенең генеологик чылбырында күренекле кешеләрнең булуын тели. Әмма без бүген Таҗетдин Ялчыгол кебек олпат галимнәрнең оныклары булырга лаек буын микән соң, дип уйлаучы юк, кызганычка каршы. Без Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди һәм башка татар галимнәренең рухи мирасына туры киләбезме, аларның китапларын укыйбызмы, аларның васыятьләренә һәм нәсыйхәтләренә колак салабызмы? Әгәр шулай икән, без барыбыздан да аларның буынын дәвам итүчеләр, чөнки ислам дине безнең калебләребезне һәм җаннарыбызны бәйләде. Әгәр юк икән, кан ягыннан якын булу бернигә дә тормый", диде Татарстан мөфтие.

Конференция кысаларында шулай ук Җәлил Фазлыев, профессорлар Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин, тарихчы Рәисә Муллахмәтова, язучы Рөстәм Галиуллин, Зәй мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы рәисе, Ялчыгол укуларын башлап җибәрүче Сәгыйть Камалов, татар мәгърифәтчесенең нәселе вәкиле Гамир Таҗетдинов һәм башкалар чыгыш ясадылар. Алар Ялчыгол иҗатының төп тенденцияләрен, тормышының билгеле булмаган якларын, калдырган фәнни, дини, әдәби мирасының әһәмиятен ачтылар.

VI Ялчыгол укулары Имәнлебаш авылы мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазын уку белән тәмамланды.

Таҗетдин Ялчыгол – гарәп, фасы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән, төрле тармакларда эшләгән энциклопедик белемле галим. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.

Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган: Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" (..."Ваемсызларны искәртү"), Тыйльми табиб" һәм башка хезмәтләре билгеле. Иң билгеле әсәрләре "Тәварихы Болгария" (1805) һәм "Рисаләи Газизә" ядкярләре.

XS
SM
MD
LG