Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкәсендә татар яшьләренең "Йолдызлар яңгыры" фестивале узачак


11-12 август Мәскәү өлкәсенең Старая Купавна шәһәре янында татар яшьләренең "Йолдызлар яңгыры" фестивале үтәчәк. Фестивальнең төп максаты – Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге татар яшьләре оешмаларын берләштереп, уртак проектлар эшләү.

"Йолдызлар яңгырын" "Бердәмлек" яшьләр клубы, Русия мөфтиләр шурасы, Мәскәү татарлары "Штабы", "Мирас", "123 pro", "Татарча волейбол", "Яңарыш", Татарстанның Русиядәге вәкиллеге каршындагы Яшьләр шурасы, Башкортстан студентлары берләшмәсе оештыра. Чарада бизнес, татар теле, ислам дине буенча мастер-класслар үткәреләчәк, дизайнерлар ярминкәсе узачак. Шулай ук балалар мәйданчыгы эшлиячәк.

Чараның координаторы, "Бердәмлек" яшьләр клубы җитәкчесе Римма Гомәрова белдергәнчә, "Йолдызлар яңгыры" фестивалендә 17-37 яшьлек 200 кеше катнашачак. Чара вакытында "Мәчет-чатыр" эшләп торачак. Мәскәү шәһәре җәмигъ мәчете имамы Ислам Зарипов яшьләр арасында аңлату эшләре алып барачак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук фестивальдә катнашучылар Иске Купавна шәһәре мәчетенә экскурсиягә барачак.

"Моңарчы Мәскәүдә барлык татар оешмаларының бер проектны эшләүдә катнашканы юк иде. Һәрбер оешма вәкиле тырышып эшли. Мәсәлән, "Татарча волейбол" оешмасы спорт чараларын оештырса, Мәскәү татарлары "Штабы" бизнеска багышланган очрашуларны әзерли. Вәкиллек каршындагы Яшьләр шурасы волонтерлар туплау эшен башкара. Мөфтиләр шурасы җирле хакимият белән сөйләшү эшләрен башкарып чыкты. Гомумән алганда, барлык оешмалар да актив эш алып бара. Иң мөһиме – барыбыз да берләшергә кирәклеген аңлый. Татар яшьләре проектына башкорт яшьләренең дә катнашуы куандыра. Алга таба башка проектларны да уртак итеп эшләргә җыенабыз", дип сөйләде Римма Гомәрова.

Мәскәү татарлары "Штабы" координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, фестивальдә бизнес һәм татар теле темасы иң төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Чөнки татар телен үстерү, саклауда акчалы татарларның катнашуы кирәк. Фестивальдә моңа аерым игътибар бирәчәкбез, ди Гөлнара Яруллина.

XS
SM
MD
LG