Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОБСЕ күзәтүчеләре Русия-Украина чиге аша хәрби машиналар узуны теркәгән


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Донбасстагы күзәтү миссиясе пилотсыз очкычы Русия-Украина чиге аша хәрби техника узуын теркәгән.

Күзәтү миссиясе хисабыннан күренгәнчә, бу 8 августка каршы төндә булган. Үткәрү пунктыннан еракта Русиягә башта сигез йөк машинасы кергән. Соңрак тагын шундый берничә машина Русия-Украина чиген узып Донбасс җиренә кергән.

Киев һәм Көнбатыш илләре Русияне "ДНР" һәм "ЛНР" үзбилгеләнгән төбәкләрдәге фетнәчеләргә хәрби ярдәм күрсәтүдә гаепли. Кремль бу гаепләүләрне кире кага.

Киев мәгълүматына караганда, соңгы тәүлектә фетнәчеләр тынычлык урнашытру тәртибен 45 тапкыр бозган. Бер украин хәрбие һәлак булган, тагын икесе яраланган диелә.

XS
SM
MD
LG