Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яман шешкә каршы тору фонды акчаларын урлау нигезендә җинаять эше ачылган


Татарстанда Тикшерү комитеты республиканың яман шешкә каршы тору фондыннан акчалар урлау нигезендә җинаять эше ачкан. Эш караклык һәм вазифа кысаларыннан чыгу маддәләре нигезендә ачылган.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 2016 елда республика клиник онкология диспансеры тарафыннан Татарстанның яман шешкә каршы тору фонды (противораковый фонд) төзелгән. Әммма Тикшерү комитеты белдерүенчә, әлеге оешмага ихтыяҗ булмаган, чөнки 1997 елдан бирле Татарстанның яман шешкә каршы фонды (антираковый фонд) эшләп килә һәм шул ук максатларны алга сөрә.

Шулай итеп, яңа фондның барлыкка килүе акчаларның чәчелүенә генә китергән.

Тикшерү мәгълүматынча, 2017-2018 елларда "яман шешкә каршы тору фондына күчкән акчаларның бер өлеше коммерцияле оешмаларга төрле белем бирү семинарлары уздыру өчен киткән. Әлеге оешмаларның башында фонд җитәкчелеге торган". Нәтиҗәдә диспансер үз акчасына сөт бизе хирургиясе темасына өч курс оештырган. Фонд тарафыннан "конференцияләр уздыру өчен" 760 мең сум күчерелгән, ләкин коммерцияле оешмаларга әлеге акчаларның яртысы гына барып җиткән", диелә.

XS
SM
MD
LG