Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бухарестта узган каршылы чарасында барлыгы 400дән артык кеше зыян күргән


Романия буйлап протест белдерүчеләр хөкүмәтне эштән җибәреп яңа парламент сайлавы уздыруны таләп итә. Алар Социал-демократик партияне коррупциядә гаепли һәм "Караклар фиркасе" дип атый.

Төрле мәгълүматларга күрә, каршылык чараларында 60тан алып 100 меңгә кадәр кеше катнашкан. Полициядә белдерүләренчә, митингтан соң барлыгы 33 кеше тоткарланган. Сигез кешегә карата җинаять эше ачылган.

Протест белдерүчеләр Бухарестның үзәк майданына җыелып якын урамнардагы хәрәкәтне туктаткан. Шуннан су белән шешәләр ташлый башлаганнар. Тәртип саклаучылар әлеге халыкны үзәк мәйданнан читкә этеп чыгарган һәм күз яше чыгара торган газ, су сиптергечләр кулланган.

Президент Клаус Йоханнис полициянең гамәлләрен тәнкыйтькә тотты һәм эчке эшләр министрыннан кичекмәстән аңлатма бирүне таләп итте.
Каршылык чараларын чит илдә яшәүче һәм эшләүче румыннар башлап җибәргән. Көнбатыш Европа илләрендә өчтән алып биш миллионга кадәр румын яши дип исәпләнә. Аларның күбесе читкә китүне илдә перспективалар булмау белән аңлата.

2014 елагы президент сайлауда Романиядә уңчылар тарафлы президент Клаус Йоханнис җиңде. Ул нәкъ чит илдәге диаспора ярдәмендә җиңүгә иреште дип санала. 2016 елдагы парламент сайлавында социал-демократлар җиңүгә иреште. Прездент тарафлылар социал-демократларны коррупциядә гаепли. Социал-демократлар үз чиратында президент хакимиятне үз файдасында куллана дип дәгъва белдерә.

XS
SM
MD
LG