Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенцов адвокаты: Дүртенче кризис теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин


Олег Сенцов
Олег Сенцов

Олег Сенцовның тиздән эчке органнары эшләүдән туктарга мөмкин. Бу хакта украин режиссерының адвокаты Дмитрий Динзе әйтте. Ул Сенцов белән колониядә өч көн элек күрешкән.

Юрист сүзләренчә, дүртенче кризис теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин. Сенцов хәленә бәйле төгәл фаразлар юк. Ул инде Русия төрмәләреннән барлык сәяси тоткыннарны азат итү таләбе белән 90 көн ачлык тота. Динзе әйтүенчә, аңын югалтмау өчен Сенцов медицина кушылмалары куллана.

Берничә көн элек Сенцов апасына хатта "барысы да коточкыч начар" һәм "үлемгә күп калмады" дип язган булган, әмма ул ачлык тотуны туктатырга җыенмый.

10 август көнне Франция һәм Русия президентларының телефон сөйләшүендә дә Сенцов сәламәтлеге мәсьәләсе күтәрелде. Эммануэль Макрон украин режиссерының киләчәге өчен борчылу белдерде һәм аны тиз арада хәл итәргә кирәклекне әйтте. Владимир Путин бу үтенечкә "колак салырга" вәгъдә итте дип белдерде Париж. Кремльдә Сенцов турында сөйләшү булганын расладылар, әмма нечкәлекләрен бәян итмәделәр. Президентның рәсми сәхифәсендәге хәбәрдә Сенцов исеме искә алынмый.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Сенцовның хәле начарлануы турындагы мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен әйтә.

Русиядә террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцов Русия төрмәләреннән барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG