Моңа кадәр Русиядә тыныч кына барган вазгыять кинәт үзгәрә башлады: соңгы вакытларда барган ана телләребез турындагы шау–шу (татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укытуның тыелуы), милли республикаларны бетереп, алар урынына губернияләрне барлыкка китерү нияте (ә бу инде милләтебезнең бетә баруын тагын да тизләтү дигән сүз), һәм, гомумән, татар халкының акрын-акрын түгел, ә зур тизлектә юкка чыга баруы. Бу хәлләрнең сәбәбе нәрсәдә (кем гаепле, дип сорамыйм инде)?
Татар халкының идеологиясе юк
Беренчедән, татар халкының яшәешенең идеологиясе булмау. Мәсәлән, безгә иң якын булган халык – урысларның идеологиясе аңлашыла, алар (һәрхәлдә Русия хәкимиятенә тәэсир итә алган өлеше) элекке патша заманында булган масштаблардагы империяне торгызу турында хыялланалар һәм моны тормышка ашырырга омтылалар кебек. Бу ният урыс халкының кими баруын туктатырга, ә башка ваграк халыкларны авыр, пычрак эшләр генә башкарырга тиешле маргиналларга әверелдерергә тиешле.
Әгәр татар тарихына азрак тирәнрәк игътибар биреп карасак, без татарның идеологиясе булганлыгын аңлар идек. Мәсәлән, Бату ханның Рязань, Владимир кнәзлекләренә һөҗүм итүен искә төшерсәк, аның бу яу чабуының сәбәбе – Озын куллы Юрийның (XII гасыр), аңа кадәр Киев кнәзләре Владимирның, Святославның (X гасыр) Идел буе Болгар дәүләте җирләренә басып керүләре, һәм шул вакытлардан башлап, 1230нче елларга кадәр дистәләрчә мәртәбә болгар-татар иленә сугышып керүләрен, шәһәрләрен, халкын юк итүләрен күрер идек (әлбәттә болар рәсми тарихта юк, гәрчә, аз-маз гына элегрәк кулланылган мәктәп дәреслекләрендә булсалар да). Батуның (һәм аңардан соң Алтын Урда таркалганга кадәр булган ханнарның) идеологиясе – урыс халкын кулда тоту, аларга татар җирләренә басып керү мөмкинлекләрен юк итү.
Халкыбыз XXI гасырның ахырына кадәр урыска әйләнеп бетәчәк
Шуннан соң халкыбызның гомумтатар милли идеологиясе беткән, дип санарга була. Чөнки татар ханнары, Алтын Урдадан аерылып чыгып, берничә ханлык оештырып, аерым тормыш алып баруны хуп күргәннәр. Әлбәттә, күңелләрендә, бәлки, яңадан Урданы торгызу уе булгандыр, ләкин моның өчен аларга бөтен ханлыклар берләшеп, яңадан бер көчле татар илен барлыкка китерү кирәк иде, ләкин бу барып чыкмаган.
Шуннан соң инде татар Русия кулында калып, иле һәм халкы бүлгәләнеп, бүгенге көн вазгыятенә килеп җитте. Һәм без нәрсә күрәбез: икътисади яктан башка халыклар кебек яшәсә дә, халкыбыз кими бара, аның күпчелеге Русия киңлекләренә таралган, һәм алар XXI гасырның ахырына кадәр урыска әйләнеп бетәчәкләр, чөнки инде ана телен белгән татар баласы "тумый". Татарстандагы татарларның бер миллионлап өлеше, бәлки, галимебез Гаяз Исхакый әйткәнчә, тагын бер гасыр яши алыр (ләкин бу татарлар инде телебезне белмәскә дә мөмкиннәр).
Татарны бер урынга җыю кирәк
Нинди булырга тиеш иде безнең милли идеябез бүгенге көндә? Әлбәттә инде, татарны бер урынга җыю, чөнки Татарстандагы татарлар саны аз, һәм алар үз-үзләрен "саклый алмый". Бу, миңа калса, иң мөһим чара, һәм моны башкару өчен аерым бер министрлык кирәк булган булыр иде. Икенчедән, татарның миенә милли идеяне сеңдерү: татар халкының шанлы тарихы булганлыгын, ләкин ул тарихны юкка чыгарып, ялган тарих уйлап чыгарылган булуын аңлату; телебезнең, көй-моңнарыбызның матурлыгы, аларның борынгылыгы һәм хәтта әлегә кадәр дә аларның барлап бетерелмәгәнлеге белән таныштыру, чын халык булып үз дәүләтебездә яшәү хакыбыз барлыгын җиткерү һәм башкалар.
Милли элита региональ масшабларда гына фикер йөртә
Моның өчен мөмкинлегебез бармы безнең? Бүгенге көндә бар: аллага шөкер, милли телевидениебез бар (бары тик аны бөтен татарлар да кызыксынып карый торган кызыклы канал итәргә кирәк), авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөри торган артистларыбыз бар, милли-мәдәни мөхтәриятләребез бар, милли конгрессыбыз бар. Ләкин ни өчен алар өстә әйтелгән мәсьәләләр өстендә эшләмиләр? Чөнки аларны туры юлга куя ала торган милли элитабыз юк. Ул бар, ләкин ул региональ масшабларда гына фикер итә, глобаль киңлекләрдә эш алып барыр өчен аларда нәрсә җитми? Акылмы, кыюлыкмы, тарихны белмәгәнлекме, Мәскәү биргән властьны, байлыкны кулдан ычкындырырга теләмәүме? Сорау туа: соңгы 200-300 еллар эчендә яшәгән милли элитабыз арасыннан милли каһарманнар дип аталырлык башлыкларыбыз бармы? Юк дип уйлыйм. Һәм, тормыш болай барса, булмаслар да.
Әлбәттә, монда Русия Конституциясенә, кануннарга каршы килә торган "эшләр" башкару турында сүз бармый. Бөтен нәрсә демократия, канунлылык кысаларында башкарылырга тиеш. Ә өстә без татар халкын бер илгә туплау турында сүз башлаган идек. Бу беренче адым булган булыр иде. Икенче адым – шушы халыкны берләштерү, һәм хәкимиятнең аларга таянуы. 5 миллионлап татар халкы булган Татарстанның теше күп нәрсәгә үтәр иде, хәтта бөтен Русиядә демократик ил булдыру да әлләни авыр булмас иде. Менә шул чакта башланыр иде татарның артуы, телебезне торгызу, катнаш гаиләләрне булдырмау, һәм, ниһаять, зур татар илен төзү. Бу эшләр халкыбызның бөек идеясе, хыялы була алмыймыни?
Илдус Хуҗин
язучы
"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра