Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә очкыч һәлакәтендә сигез кеше үлгән


Очкыч Оксибил һава аланы янында һәлакәткә очраган

Очкычта ике пилот һәм җиде юлчы булган. Исән калган 12 яшьлек малай хастаханәгә озатылган.

Индонезиянең көнчыгышында зур булмаган очкыч һәлакәткә очрап тугыз кешенең сигезе үлгән. Бу хакта Синьхуа агентлыгы хәбәр итә. Бер 12 яшьлек малай исән калган. Очкычның радарлардан югалуы турында шимбә хәбәр ителде.

Индонезия транспорт министрлыгы вәкиле Бамбанг Эрван хәбәр итүенчә, PAC 750 очкычsy бүген иртән тапканнар. "Сигез кеше үлгән, берсе исән калган", диде ул.

Очкыч Индонезиядә Папуа вилаятендә очканда радардан югала. Авыл халкы сүзләренчә, алар башта очкычтан килгән бик каты тавышны ишеткән, бераздан шартлау тавышы булган.

XS
SM
MD
LG