Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Хәзәр диңгезенең хокукый статусы турында конвенция имзаланды


Казакъстанда узучы саммит
Казакъстанда узучы саммит

Килешүне имзалауда Русиядән тыш, Казакъстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Иран катнашты.

Казакъстанда узган саммитта Хәзәр (Каспий) диңгезенең хокукый статучы турында конвенция имзаланды. Аны инде 20 елдан артык килештерергә тырыштылар. Килешүне имзалауда Казакъстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Иран һәм Русия катнашты.

Документка күрә, диңгезнең өске өлешендәге суы гомум кулланышта булачак. Диңгез төбе һәм андагы байлыкларны килешү һәм халыкара хокук нигезендә күрше дәүләтләр үзара бүләчәк. Моннан тыш конвенция әлеге төбәккә карамаган дәүләтләрнең хәрби көчләренең Хәзәр диңгезенә керүен тыя.

XS
SM
MD
LG