Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барнаул кызы "ВКонтакте"ның ФСБ белән хезмәттәшлеге турында сөйләде


Мария Мотузная

"ВКонтакте"дагы язмалары өчен мәхкәмәгә тартылучы Барнаулдан Мария Мотузная социаль челтәрнең тикшерүчеләргә нинди мәгълүмат тапшыруын сөйләде.

Мотузная твиттерда урнаштырган язмалардан күренгәнчә, "ВКонтакте" тикшерүчеләргә челтәргә кергәннәрнең IP-адресларын, пароль алмаштыруы, телефон номерын үзгәртүе, исем-фамилияләр турында мәгълүмат җиткергән. Моннан тыш эш материалларында кулланучының социаль челтәрнең яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итүе һәм чүп язмалар өчен "ВКонтакте" битен ябу турында да мәгълүмат бирелгәне әйтелә.

"ВКонтакте" матбугат хезмәте "Сибирь.Реалии"га белдерүенчә, алар канун нигезендә хокук саклау оешмаларына сораган мәгълүматны биткерергә тиешләр. Ширкәттә әйтүләренчә, хокук саклау оешмалары мәгълүмат таләп иткәндә аның нечкәлекләрен бәян итми. Шуңа алар үтерүче яки "мем" ясаучы турында сорауларны белми.
Мария Мотузная эше турында аның Твиттерда тикшерү турында язулары пәйда булгач мәгълүм булды.

8 май көнне аның өенә тентү белән киләләр. Компьютер һәм телефонын алалар. Сорау алуга чакыргач аның 2015 елгы "ВКонтакте" челтәрендәге шаярту скриншотларын күрсәтәләр. Аларның күбесе дингә бәйле була. Мотузнаяга "Нәфрәт һәм дошманлык тудыру" һәм "Дингә ышанучыларның хисләрен мыскыл итү" нигезендә җинаять эше ачылуын әйтәләр. Мотузная сүзләренчә, рәсемнәр 2016 елны инде бетерелгән "ВКонтакте" битенә кертелгән.

Мотузнаяга биш ел ирегеннән мәхрүм итү яный.

Медиа Мотузнаяга каршы шикаятьне Русия президенты каршындагы дәүләт эшлеклесе академиясенең ике студенты язган дип хәбәр итә. 3 август көнне студентлар инде Мотузнаядан янау алуга зарланып икенче шикаять яза. Мотузная янауларны кире кага. Мотузная студентларның шикаяте турында башта бөтенләй белмәгән була.
Киләсе мәхкәмә 15 авгуска билгеләнгән.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG