Accessibility links

Кайнар хәбәр

Листьев Березовский кушуы белән үтерелгән дигән версияне журналист Политковский кире какты


Влдаислар Листьев
Влдаислар Листьев

"Взгляд" тапшыруы алып баручыларының берсе, журналист Александр Политковский үзенең хезмәттәше Дмитрий Захаровның Владислав Листьевны үтерергә олигарх Борис Березовский кушкан дигән фикерне кире какты.

Политковский РЕН ТВ телеканалына сөйләвенчә, бу "киң таралган теория. Мондый версия дә булырга мөмкин иде". Берүк вакытта Политковский "әлеге эшне качып йөргән Березовскийга сылтау иң җиңеле" дип саный.

Журналист шулай ук телеканалга реклам бирми башлау турындагы карарны Листьев түгел, ә җитәкчеләр шурасы кабул итте дип белдерде. "Листьевка ату бу очракта, телевизорга ату кебек", диде Политковский. Аның сүзләренчә, Березовскийның үтерүгә катышын дәлилләүче тикшерү гамәлләре юк. "Мин моңа ышанмыйм", ди Политковский.

"Взгляд" тапшыруының элекке алып баручысы, тележурналист Дмитрий Захаров Владислав Листьевны үтерүче дип Борис Березовскийны атаган иде. Захаров Листьевның һәлак булуын телеканал җитәкчелегенең реклам урнаштыруга карата монополиягә бәйләде. Сүз 250 миллион доллар турында бара. Захаров сүзләренчә, Листьев гамәлләреннән соң Березовский шулкадәр акча югалткан.

Владислав Листьев 1995 елның 1 мартында Мәскәүдә үзенең йорты янында атып үтерелде. Җинаять әлегә кадәр ачылмаган.

Борис Березовский 1990нчы елларда Русиянең иң эре эшкуарларының берсе булды. 2000нче еллар башында Лондонга китте һәм Владимир Путинны тәнкыйтьли башлады. Үзенә карата ачылган эшләрне сәясиләштерелгән дип атады. Березовский 2013 елда вафат булды. Аның үлеме сәбәпләре дә ачыкланмаган.

XS
SM
MD
LG