Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Роберт Мусинны йорт сагында калдырды

Роберт Мусин
Роберт Мусин

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинны 16 ноябрьгә кадәр йорт сагында калдырды. Моныдый карарны тикшерү ягы сораган.

Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусинга банк мөштәриләре акчаларына бәйле ике дистәләп җинаять эше ачылган. Хокук саклаучылар фикеренчә, аның гамәлләреннән килгән зыян күләме 50 миллиард сумга җитә.

Мусин 11 ай тикшерү изоляторларында (СИЗО) үткәрде, соңрак ул өй сагына күчерелде.

Финанс хәлләре тотрыксыз булу сәбәпле, Русиянең Үзәк банкы 2016 елның 15 декабрендә Татфондбанкта, 23 декабрьдә аның партнеры Интехбанкта вакытлы идарә урнаштырды.

2017 елның 3 мартында Үзәк банк әлеге банкларның лицензиясен алу турында белдерде. Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсе банкларны банкрот дип таныды.

This item is part of
XS
SM
MD
LG