Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар китаплары кибете Казандагы ГУМ сәүдә үзәгенең өченче катында ачылды


Казандагы ГУМ сәүдә үзәге
Казандагы ГУМ сәүдә үзәге

13 август Казанның Бауман урамында урнашкан ГУМ сәүдә үзәгенең өченче катында Татарстан китап нәшрияты кибете ачылды. Нәшриятның яңа сәүдә ноктасында бер мең ярым төрле китап сатыла, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.

Китаплар арасында матур әдәбият, тарихи һәм фәнни популяр әдәбият, татар әдәбияты классиклары Һәм яшь авторлар әсәрләре, белешмә Һәм фәнни әдәбият, фотоальбомнар, бүләккә затлы басмалар, Татарстан шәһәрләре буйлап юлкүрсәткечләр һәм балалар өчен матур һәм кызыклы китаплар бар диелә. Китапларга өстәп, монда ачык хатлар, календарьлар, канцелярия тауарлары, нәниләр өчен уенчыклар һәм тагын күп әйберләр табарга мөмкин.

Быел июнь уртасында Казанның Бауман урамындагы "Нур-маркет"та урнашкан китап кибете ябылуы зур шау-шу тудырган иде. "Күрәсең, финанс кыенлыклары сәбәпле, тартып бара алмыйлар", дигән иде нәшриятның бер хезмәткәрләре.

Моннан өч ай элек нәшрият Камал театрындагы китап сату урынын да япкан. "Камал театры - татар көн дә җыела торган милләт йорты иде. Анда да татар китаплары сату урынын юкка чыгаргач, нәшрият җитәкчесенең гамәлләрен аңламыйм мин", диде матур әдәбият бүлегендә эшли торган бер хезмәткәр. Нәшрият "Нур-маркет" үзәгендәге ябылачак кибете урынына Шәриф Камал музеенда кибет ачачак икән дигән имеш-мимешләр дә бар иде.

28 май Татарстан хөкүмәте бинасы каршында Казанның Бауман урамындагы татар китаплары кибетен япмауны таләп итеп ялгыз пикет та узды.

Татарстан китап нәшриятының тагын бер кибете Бауман урамындагы 19нчы йортта эшли.

XS
SM
MD
LG