Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африкада үтерелгән журналистларның машина йөртүчесе сак астына алынган


Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко
Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко

Үзәк Африка республикасында үтерелгән журналистлар Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченконың машина йөртүчесен төрмәгә утыртканнар. Бу саклану чаралары күрү йөзеннән шулай эшләнгән. Әлеге вакытта машина йөртүче шаһит буларак карала.

Бу хакта Русия илчелегенә сылтанып, РИА Новости яза.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәт турында документаль фильм төшерергә барган журналистларга һөҗүм вакытында машина йөртүче генә исән калды. Кайбер мәгълүматларга караганда, фильм төшерүчеләргә һөҗүм талау максаты белән оештырылган. Русияләр Мартин исемле фиксер янына барган булган. Август башында хәбәр ителүенчә, Мартинны журналистларга Расторгуевның танышы, РИА ФАН корреспонденты Кирилл Романовский тәкъдим иткән. Мартин үзен Үзәк Африкадагы БМО миссиясе хезмәктәре дип таныштырган, ләкин журналистлар үтерелгәннән соң элемтәгә чыкмаган.

9 августта Үзәк Африка республикасы полициясе үтерелгән русияләрнең ноутбугын, кесә телефонын һәм мәгълүмат язылган диск тапкан. Тикшерүләр идарәсе үзәге җитәкчесе Андрей Коняхин сүзләренчә, ноутбук Джемальдә генә булган. Коняхин журналистлар төшерелгән материалны көн саен берничә дискта сакларга тиеш иде дип сөйләде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы талау версиясен алга сөрә, журналистларның "Вагнер" турында фильм төшерү хәбәрен "сафсата" дип атады.

ФАН мәгълүмат агентлыгын Евгений Пригожин финанслаучы "трольләр фабрикасы" белән бәйлиләр. "Путинның повары" дип аталган Пригожинны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең иганәчесе дип фаразлыйлар.

XS
SM
MD
LG