Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә каршы чикләүләрне кырыслату турында канун өлгесе дөнья күрде


Канун өлгесе авторларының берсе сенатор Грэм
Канун өлгесе авторларының берсе сенатор Грэм

АКШ Конгрессы сайтында Русиягә карата чикләүләрне кырыслату турындагы канун өлгесе дөнья күрде. Ул сенатор Линдси Грэм җитәкчелегендәге республиканнар һәм демократлар төркеме тарафыннан кертелгән иде.

"Америка иминлеген Кремль агрессиясеннән яклау" дип аталган әлеге документ АКШ президенты Дональд Трамп һәм Русия президенты Владимир Путин очрашуыннан соң әзерләнде. Анда сәяси белдерүләр дә, Русия гамәлләренә җавап итеп кабул ителергә тиеш конкрет чаралар да бар.

Канун өлгесендә АКШ Русиянең Кырымны аннексияләвен танымый диелгән. Бу Совет берлегенең Балтыйк илләрен аннексияүләүне танымау турындагы 1940 елгы Декларация үрнәгендә башкарыла. Документ шулай ук АКШ президенты идарәсенә илнең НАТОдан чыгу омтылышларын да тыя.

Канун өлгесенең аерым бүлекләрендә Русиягә химик корал куллану (Британиядә Сергей һәм Юлия Скрипальне агулау), киберһөҗүмнәр һәм 2016 елда АКШ президентын сайлауга тыкшыну өчен дә җаваплылык йөкләнә. Шулай ук Русия Сүриядә хәрби җинаятьләр кылырга мөмкин дигән фикерләр дә әйтелә.

Канун өлгесенә ярашлы, документ кабул ителеп 180 көн узганчы АКШ президенты "Русия президенты Владимир Путин мәнфәгатьләрендә легаль булмаган һәм коррупцияле эшчәнлек алып баручы сәясәтчеләр, олигархлар һәм башка затларга карата чикләүләр кертергә тиеш". Чикләүләр әлеге затларның гаилә әгъзаларына һәм Путин белән бәйле оешмаларга да кертелергә тиеш диелә.

Канун өлгесе дәүләт белән бәйле Русия ширкәтләренең башка илләрдәге энергетика проектларына 250 миллион доллардан күбрәк булган инвестицияләр тыюны күз уңында тота. Моннан тыш, Русиядә нефть чыгаруга инвестицияләр дә тыелачак.

Документ Русиянең суверен бурычы белән бәйле трансакцияләргә җитди чикләүләр кертә. Инвесторларга Русиянең әйләнештә 14 көннән артык булган дәүләт облигацияләрен сатып алу тыела. Канун өлгесе Русиянең эре банкларына, шул исәптән Сбербанк, ВТБ, Внешэкономбанк һәм Газпромбанкка АКШта эшләүне тыя.

Канун өлгесенең аерым маддәсе белән АКШ күзләү идарәсенә 180 көн эчендә Конгресска Владимир Путин һәм аның гаилә әгъзаларының шәхси байлыгы һәм активлары турында мәгълүмат тапшыру кушыла.

Канун өлгесе кабул ителгәннән соң 90 көн эчендә дәүләт секретаре Конгресска Русиянең "террорчылык иганәчесе" сыйфатларына туры килү-килмәве турында хәбәр итәргә тиеш.

Канун өлгесенең кайчан каралачагы әлегә билгеле түгел. Русиягә карата кертелгән соңгы чикләүләр былтыр Конгрессның ике пулатында күпчелек тавыш белән кабул ителгән иде.

XS
SM
MD
LG