Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Visa һәм MasterCard карталарын кабул итү туктатылды


Кырымда урнашкан Генбанк Visa һәм MasterCard карталарын чыгару һәм хезмәтләндерүне туктатты. Ярымутрауда халыкара түләү системы карталарын чыгаручы бу бердәнбер банк иде.

Банкның кайбер мөштәриләренә әлеге карталарны "Мир" түләү системы карталарына алыштырырга тәкъдим иткәннәр дип яза BBC.

Visa һәм MasterCard белән эшләүне туктату карары 2014 елда Кырым аннексиясенә җавап итеп кертелгән чикләүләр белән бәйле диелә.

Reuters мәгълүматынча, Кырым банклары чикләүләргә кадәр чыгарылган карталарны биреп килгән.

Август башында Кырымнан Көнбатышның соңгы кунакахәнә челтәре китте дип тә хәбәр ителгән иде.

Генбанк "Россия" банкы төркеменә керә. Аның җитәкчеләр шурасы рәисе - Юрий Ковальчук. Ул "Путинга якын" бизнесмен буларак, АКШның чикләүләр исемлегенә кертелгән.

XS
SM
MD
LG