Accessibility links

Кайнар хәбәр

Генуяда күпер җимерелү корбаннары 38гә җитте


Ишелеп төшкән күпер
Ишелеп төшкән күпер

Италия төньягында урнашкан Генуя шәһәрендәге автомобиль магистрале күперенең ишелеп төшүе нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 38гә җиткән. Ким дигәндә 16 кеше яраланган. Бу - чәршәмбе иртәсенә булган соңгы рәсми мәгълүмат.

Коткаручылар җимерекләр астыннан кешеләрне эзләүне дәвам итә, шуңа күрә корбаннар саны артырга да мөмкин диелә.

Күпернең 100 метр озынлыктагы өлеше сишәмбе көндез торак йортларга һәм юлга җимерелеп төште. Ишелү вакытында күпердә 30лап җиңел машина һәм берничә йөк машинасы булган. Ааларның күбесе 45 метр биеклектән килеп төшкән.

Ике эре магистральне тоташтыручы күпер 60 ел элек төзелгән булган. Ул тәҗрибәле инженер Рикардо Морнади исеме белән аталган. 2016 елда корылма төзекләндерелгән.

Италиянең транспорт министры якын араларда башка шундый корылмаларны да тикшерергә вәгъдә бирде. Ул шулай ук Италиянең автомобиль магистральләре белән идарә итүче оешма җитәкчесе вазифасыннан китәргә тиеш дип белдерде.

XS
SM
MD
LG