Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Доллар бәясе арту сәбәпле быел төрекләр Русиядә корбан ите таратмаячак"


Мансур Җәләлетдин
Мансур Җәләлетдин

Корбан гаете 21 август көнне билгеләп узыла. Мәчетләрдә Корбан чалу өчен мал сатып алучылар быел кимегән.

Сыер һәм сарык кебек традицион малга бәяләр артмаган. Тик моңа карамастан, быел мөселманнар корбан чалырга ашыкмый. Һәрхәлдә, мәчетләрдән мал сатып алырга теләүчеләр саны, башка еллар белән чагыштырганда, күпкә кимегән. Бу хакта бүген Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдин журналистлар белән очрашу барышында әйтте.

Аның сүзләренчә, гасыр башында Казанда унар мең, узган ел биш мең тәкә чалынса, быел мөгезле вак терлек сатып алырга теләк белдереп бирелгән гаризалар саны ике мең тирәсе генә.

"Моны ничек аңлатырга да белмим, бәлки, яллар чоры булганга, әллә кеше намазга барып, терлекне мәчет янында сатып алам дип уйлыймы, әллә кризис тәэсир иткәнме, әйтүе кыен", диде Җәләлетдин.

Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең казыйлар шурасы нисаб күләмен 18500 сум дип исәпләгән, ягъни кесәсендә шул күләмнән артык акча булган очракта кеше йоланы һичшиксез башкарарга тиеш. Күрәсең, халыкның финанс хәле мактанырлык түгел. Мансур хәзрәт совет заманы белән чагыштыру да ясады. Ул чорда бер сарык бәясе 5-6 сум торган, ваҗиб гамәл кылырга теләүче ай саен 50 тиен җыеп барса да, рәхәтләнеп тиешле сумманы туплый алган. Хәтта пенсиягә генә яшәүчеләр дә корбан чалдыра алган.

Мөфти урынбасары быел дөя чалырга җыенучылар күренмәве турында белдерде. Былтыр да андый кешеләр булмаган. Моннан тыш, башка корбан гәетләрендә сыман, төрекләр быел ит таратырга җыенмый. Элек аларның хәйрия вакыфлары Төркия ватандашларыннан акча җыеп, малны бездән сатып алып, аны Татарстанда чала иде. Чөнки бу төрекләргә арзанракка төшкән. Быел исә кардәшләребез финанс кризис кичерә, диде Мансур хәзрәт.

"Хәзерге көндә Төркиядә доллар бәясе шактыйга арткан. Төрекләр гафу үтенде, башка елларда кебек ит тарата алмыйбыз, диделәр. Алар Равил Гайнетдин, Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән дини оешмаларга да чыгып “сезгә ярдәм итә алмыйбыз" дип кисәттеләр", дип өстәде ул.

Татарстанда "Галиев" мәчетендәге төп бәйрәм намазын быел мөфти Камил Сәмигуллин түгел, ә аның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин укытачак. Сәмигуллин хаҗ сәфәрендә. Шуңа да, журналистлар республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов гәеткә килерме дип кызыксынды.

"Мөфти булмагач, дөнья бетмәде бит әле, аның урынбасарлары бар, эшне алып барабыз. Ә президентның килү-килмәве...Мин аның өчен җавап бирә алмыйм. Кайсы мәчеткә баруы безгә мәгълүм түгел, бармаса да бер нәрсә әйтә алмыйсың. Казанда булса, иншалла берәр мәчәткә килеп намаз укыр дип уйлыйм", диде Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур Җәләлетдин.

XS
SM
MD
LG