Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада торак алуда алданучылар ачлык тота


Ачлык игълан итүчеләр
Ачлык игълан итүчеләр

Уфаның "Башкортстан чәчәкләре" дип аталган бистәсендә торак алуда алданучы ике хатын-кыз һәм дүрт ир-ат инде өченче көн ачлык тота. Бу бистәдә алданучылар 400 кеше. Торак төзүче ширкәт җитәкчесе Андрей Абызов республика парламенты сайлавына "Гадел Русия" фиркасеннән намзәт булып теркәлгән.

Каршылык чарасын алар төзелә башлаган өч катлы йортта уздыра. Бинаның диварларына шигарләр эленгән. Анда: "Хакимиятнең якламавы сәбәпле торыр җире булмаган сукбайлар арта!", "49нчы санлы Красногор сайлау участогыннан чыккан намзәт Андрей Абызов – алдакчы!", "Алданган фатир алучылар Уфа хакимияте өчен хурлык!", "Дольщиклар проблемы – ил проблемы" кебек шигарләрне күрергә була.

Бина янына керү капкасы ябык. Ачлык игълан итүчеләрнең берсе – Олеся Ефименко сүзләренә караганда, капканы ашыгыч ярдәм һәм журналистларны уздырмау өчен махсус ябып куйганнар. Ул узган төндә бина янында машина тәгәрмәчләре яндыруларын да әйтте. Аның сүзләренчә, бу аларны бинадан куалап чыгару өчен эшләнә.

"Башстройкомплект" ширкәте фатирлар өчен өч ел элек акча җыйган, йорт узган елда тапшырылырга тиеш булган. Әлеге бистәдә 11 йорт төзелергә тиеш. Аларның бары тик бише генә 95 процентка төзелгән. Калганнарының кайсының дивары, нигезе, кайсының нигез өчен казу эшләре генә башкарылган.

Әлеге бистәдә алданучылар 400 кеше. Төзелеш нибары бер генә ел барган да, "Башстройкомплект" ширкәте банкротлыкка чыгуын белдергән. Дольщиклар күп тапкырлар ширкәт җитәкчесе Андрей Абызовка мөрәҗәгать итеп тә, мәсьәләне хәл итә алмаганнар. Агымдагы елның мартында ачлык игълан иткәннән соң республика хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Мәрданов төзелешне үз күзәтүенә алгач, каршылык чарасын туктаткан иделәр. Ләкин хөкүмәт чаралар күрмәгән.

Алык игълан итүчеләр Андрей Абызовка җинаять эше ачуны һәм ширкәт җитәкчесен алыштыруны таләп итә. Иң кызыгы шул – "Башстройкомплект" ширкәте җитәкчесе Андрей Абызов республика парламенты сайлауларына "Гадел Русия" фиркасеннән намзәт булып теркәлгән. Ачлык игълан итүчеләр андый кеше депутат була алмый дип исәпли һәм ачлык чарасын соңгы чиккә чаклы үткәрәчәкләрен белдерә. Андрей Абызов моңа кадәр дә Русия җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Бу маддә буенча ата-аналарын һәм балаларын караудан качып йөрүчеләр хөкем ителә.

XS
SM
MD
LG