Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлеге вәкиле Сергей Сергеев сүзләренчә, министрлык 6162 бинаны тикшергән. Алар арасында сәүдә-күңел ачу үзәкләре, балалар оешмалары, мәдәният, спорт объектлары, кинотеатрлар булган, дип яза "БИЗНЕС Online".
"Янгын иминлеге таләпләре бозылган 915 бина ачыкланды, бу тикшерелгән барлык объектларның 66,8 проценты", ди Сергеев.
Ул, янгыннар Кемероводагы фаҗигале хәлдән дә соң күп булды, диде һәм 5 июньдә Казанның "Порт" сәүдә үзәгендәге янгынны искә төшерде.
25 мартта Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыкты. 60 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак булды. 11 кешегә гаепләү белдерелде, алар арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дүрт хезмәткәре дә бар. Әлеге вакыйгадан соң Русия премьер-министры Дмитрий Медведев халык күпләп йөргән урыннарны тикшерергә кушты.