Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Татарстан суверенитеты көнендә таратылачак тасма һәм байракчыклар җитештерүгә акча җыя


"Азатлык" яшьләре "Кырлай" паркында татар тасмалары тарата. Архив фотосы.
"Азатлык" яшьләре "Кырлай" паркында татар тасмалары тарата. Архив фотосы.

Татарстан суверенитеты көнендә “Азатлык” татар яшьләре берлеге татар тасмалары һәм байракчыклар таратырга җыена. Тасма һәм байракчыкларын җитештерү өчен акча җыю бара.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 30 август Татарстан суверенлык декларациясе кабул итү көнендә Казан һәм республиканың җиде шәһәрендә 20 мең татар тасмалары һәм биш мең Татарстан байракчылары таратырга җыена. Әлеге тасма һәм байракчыкларны җитештерү өчен хәзер матди ярдәм туплау бара. Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге хәбәр итә.

"Ни өчен байрак дисезме? Чөнки милләт өчен көрәш тә, милли хисләр дә һәрвакыт кулга байрак күтәрүдән башлана. Татарстан байрагы – ул дәүләтчелегебез символы, халкыбыз горурлыгы. Шуңа күрә, 30нчы августта Татарстан байракчыклары тарату халкыбызда милли хисләрне уяту, бәйрәмнең төп мәгънәсен искә төшерү вә аңлату өчен дә уңайлы шартлар тудырачак", ди берлек әгъзалары.

Алар суверенлык декларациясен кабул итү татар халкы тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе дип саный.

"Моннан 28 ел элек, 1990 елның 30нчы августында татар халкының таләбен үтәп, Татарстан югары шурасы суверенлык декларациясен кабул итте. Бу бөек вакыйга татар халкы тарихында иң мөһимнәренең берсе.

Еллар үтте, яулаган уңышларыбыздан шактый чигендек, бәйрәм һәм аның чын мәгънәсе оныттырылды... Тик шулай да, милләтче татар яшьләр суверенлык декларациясен кабул итү көнен һәм аның асыл мәгънәсен халыкка искә төшермәкче була.

Аңлашыла, бу мөһим эшне башкару өчен шактый матди ярдәм кирәк. Шуңа күрә, барлык милләттәшләребезгә бу эштә ярдәм итәргә мөрәҗәгать итәбез! Тамчыдан диңгез җыела бит, 300, 500, 1000 сум җыелышсак бу эшне башкара алачакбыз", ди "Азатлык" берлеге яшьләре.

XS
SM
MD
LG