Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Печән базары фестивале узачак


Казанда узган Печән базары фестивалендә
Казанда узган Печән базары фестивалендә

26 август Омски шәһәренең Халыклар дуслыгы бакчасында "Печән базары" заманча татар мәдәнияте фестивале үтәчәк.

Бу хакта Азатлыкка Омски шәһәренең "Заман" татар мәдәният үзәге" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Чулпан Фәхретдинова сөйләде.

Фестиваль кысаларында төрле остаханәләр, кызыклы сөйләшүләр, күргәзмәләр эшләячәк. Бакчаның Этно территориясендә осталар аллеясе оештырыла, анда татар хатын-кызларының баш киемнәре, бизәнгечләр һәм сувенирлар ясарга өйрәтүче осталык дәресләре булачак. Шулай ук төрле иҗади, бию һәм җыр остаханәләре, татарлар тарихы һәм тормышы хакында лекторийлар, әдәби зал, рәссамнар остаханәләре, балалар мәйданчыгы һәм татар ризыклары әзерләүдә осталык дәресләре уздырылачак. Фестивальнең үзәк вакыйгалары – модалы кием күрсәтү һәм моңарчы күрелмәгән зурлыктагы себер чәкчәге пешерү булыр дип көтелә.

"Казанда ике тапкыр "Печән базары"нда катнаштым. Ул бәйрәм матурлыгы, күңелгә ятышлы булуы, җан җылысын биреп эшләнгәнлеге белән шаккаттырды. Нәкъ менә шушы фестивальдә мин үзебезнең халкыбыз мәдәнияте турында кешеләргә җиткерергә теләп йөргән бөтен нәрсәне таптым. Милли төсмерләрнең искиткеч бай күпкырлылыгы бер кечкенә, әмма зур әһәмияткә ия булган фестивальгә сыйган. Бу чара бик белеп, акыллы итеп эшләнгән: яшьләрне көчләмичә генә, ипләп кенә, җиңел итеп үз туган мәдәниятләре дөньясына алып керү. Бу бигрәк тә бүгенге яшьләргә кагыла. Беренче фестивальдә булып кайткач та, "бездә дә шуңа охшаш нәрсә уздырып була икән", дип озак уйландым. Ә узганында очрашу вакытында Тәбрис Яруллин "Соң, тотыгыз да шушы фестивальне үзегездә уздырыгыз!" дип әйтеп куйды.

Мин 2016 елда Дөнья татар яшьләре форумы эшчәнгеннән бик зур
тәэсирләр алдым, нинди команда һәм нинди югарылыкта оештырылган –
сокланып кайттым", дип сөйләде Чулпан.

Аның сүзләренчә, чарага Омски шәһәре хакимияте ярдәм күрсәтә.

"Татар диазйнерлары бездә күп түгел, ләкин фестиваль аларның барлыкка килүенә нигез булачак. Минем максатым бер генә – яшьләрнең рухын күтәрергә. Үз халкының мәдәнияте, теле, милли рух аша алар
үз-үзләрен танып-белү, үз-үзләрен кабул итү мөмкинлеге ала – хәзер бит
бу турыда күп сөйлиләр. Нәтиҗәдә – рухи һәм матди яктан байыйлар”, дип өстәде ул.

Оештыручылар әйтүенчә, Омскидагы Печән базарына алар себер төбәгенең башка өлкәләреннән дә кунаклар чакырганнар – мәсәлән, фестиваль алдыннан Омскига Тубылдан тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева килеп, себер татарларының тарихы, гореф-гадәтләре, яңарышы турында лекция укыячак. Очрашу вакытында себер татарларының тарихы, этнографиясе, фольклоры белән бәйле төрледән-төрле юнәлешләр каралачак.

Быел Казанда "Печән базары" фестивале 5 августта Бөтендөнья татар яшьләре көннәре узган вакытта оештырылды.

XS
SM
MD
LG