Режиссерның адвокаты Дмитрий Харитонов утырыш алдыннан Серебренниковны чыгару өчен фидия акчасы кертергә әзер дип белдергән иде.
Серебренников мәхкәмдә чыгыш ясап, җинаять эшенең томнарын укып чыкканнан соң эшнең дә, үзе тирәсендә барган ыгы-зыгының "абсурдлыгын күрәм", диде. Режиссер тикшерүчеләрне үзенә һәм аның хезмәттәшләренә яла ягарга омтылуда гаепләде.
Серебренников адвокатлары шаһиттән сорау алу протоколының ялган икәнен белдерде. Сүз театраль проектның элекке хезмәткәре Лариса Войкина күрсәтмәләре турында бара. "Гоголь үзәге"нең элекке җитәкчесе Алексей Малобродский сүзләренчә, протоколга кертелгән үзгәрешләр "гаепләүне көчәйтә".
Малобродский тикшерү төркемен алыштыруны сорады. Соңрак Войкина да сорау алу протоколы ялган дип раслады.
Былтыр августта Русия режиссеры, "Гоголь үзәге" җитәкчесе Кирилл Серебренников тоткарланды. Ул бюджет акчасын үзләштерүдә шикләнелде. Тәртип саклау органнары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" үзләштергән. Тикшерү барышында дәүләткә китерелгән зыян суммасы ике тапкырга артты һәм 133 миллион сумга җитте. Серебренниковны тикшерү вакытына өй сагы астында тоту турында карар чыгарды.
Акчалар урлауда шулай ук Серебренников төзегән "Седьмая студия" төркеме продюсерлары Алексей Малобродский һәм Екатерина Воронова, җитәкчесе Юрий Итин һәм бухгалтер Нина Масляева гаепләнә.