Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Башкортстанның Краснокама районы башлыгы тоткарлануын раслады


Тикшерү комитетының Башкортстан идарәлеге Краснокама районы башлыгы Рәзиф Гыйлмуллин һәм аның урынбасары Динис Биковның тоткарлануын раслады. Әлеге хәбәр матбугат чараларында бер атна элек чыккан иде. Түрәләр ришвәт алуда шикләнелә.

Тикшерү мәгълүматынча, алар нефть үткәргеч торбаларны демонтажлау белән шөгыльләнүче ширкәттән 900 мең сум акча алган.

2018 елның июлендә башлык һәм урынбасар әлеге ширкәткә район җирлегендә эшләү өчен рөхсәт хилафлыклар белән бирелүен күреп, 3,7 млн сум акча сораган, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. Акча булган очракта, түрәләр оешма эшчәнлеген туктатмаска вәгъдә биргән.

1,8 млн сум районның Хәйрия фондына, ә 1,9 млн сумы торбаларны демнтажлау эше алып барылган авыл хуҗалыгы оешмасы зыянын каплату өчен күчерлергә тиеш булган.

Июль һәм августта демонтажлау оешмасы вәкиле авыл хуҗалыгы җитәкчесе аша түрәләргә 900 мең сум тапшыра. Гыйлмуллин, Биков һәм авыл хуҗалыгы оешмсы җитәкчесе акча алганнан соң тоткарлана диелә.

Рәзиф Гыйлмуллин Краснокама районын 2004 елдан бирле җитәкли.

XS
SM
MD
LG