Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берләшкән милләтләр оешмасының элекке җитәкчесе Кофи Аннан вафат


Кофи Аннан
Кофи Аннан

Швейцариядә 80 яшендә Берләшкән милләтләр оешмасының элекке генераль сәркатибе, Нобель Тынычлык бүләге иясе Кофи Аннан вафат булган. Ул авырудан соң вафат будган дип хәбәр ителә.

Бу хакта дипломатның Твиттердагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. "Зур кайгы белән Аннан гаиләсе һәм Кофи Аннан фонды Берләшкән милләтләр оешмасының элекке генераль сәркатибе һәм Тынычлык Нобель бүләге иясе Кофи Аннанның 18 август көнне кыска вакытлы авырудан соң тыныч вафат булуын хәбәр итәбез", диелә язмада.

Кофи Аннан 1938 елда британ колониясендә туа (хәзерге Гана дәүләте). 1960 еллардан бирле Берләшкән милләтләр оешмасы структураларында хезмәт итә. 1993 елдан ул оешманың тынычлык операцияләре өчен җавап бирә, ул Сомали һәм Руандада тынычлык урнаштыруда катнаша.

1997 елда Кофи Аннан БМОның генераль сәркатибе итеп сайлана, ул бу вазифада беренче африкалы була. 2001 елда Нобель Тынычлык бүләгенә ия була, бүләк аңа "БМОны яңарту" һәм "кеше хокукларына өстенлек бирү" өчен тапшырыла. Ул шулай ук сәркатиб вазифасына икенче тапкыр сайлана.

2007 елда БМОдагы вазифасыннан китүдән соң, ул Кениядәге низагны тыныч чишүдә катнаша. 2012 елда ул БМО һәм Гарәп дәүләтләре лигасының Сүрия буенча илчесе итеп билгеләнә, ләкин бераздан бу вазифадан китә.

БМОдан китүдән соң дипломат "Кофи Аннан фонды"н оештырып, дөньяда тынычлык урнаштыру эшен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG