Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бер көндә биш тонна кымыз эчтеләр


"Кымыз" фестивалендә сәүдә дә оештырылды
"Кымыз" фестивалендә сәүдә дә оештырылды

Башкортстан тарихында беренче тапкыр “Кымыз фестивале” узды.

19 август Уфаның "Якутов" паркында "Кымыз фестивале" үтте. Анда ике дистәгә якын кымыз җитештерүче катнашты. Фестивальдә кымыз ясауга багышланган фотокүргәзмә эшләде. Чарада башкорт милли киемнәре һәм азык-төлек, шулай ук сувенирлар белән сәүдә оештырылды. Умартачылыкка да зур урын бирелгән иде. Алар да күргәзмә оештырган, бал сәүдәсе дә кайнап торды. Кымыз өчен олы чиратлар хасил булды. Фестиваль белән танышып йөрүчеләр арасында Кытай туристлары да бар иде. Алар кымызның ачылыгына йөзләрен чыта-чыта эчтеләр, фотога төшүләрен сизеп калгач, бик канәгать йөз чыгардылар.

Чарада кымыз темасына төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды. Чара концерт белән тәмамланды.

Фестиваль кысасында бер көндә барлыгы биш тоннага якын кымыз сатылган.

Чараны оештыручылар фестивальнең традициягә керәчәген ышандырды.

Белешмә: Кымыз – бия сөтеннән әчетеп әзерләнгән күпереп торган ак төстәге эчемлек. Иң беренче аны күчмә халыклар эшләргә өйрәнгәннәр һәм аны эшләү ысулын гасырларбуена сер итеп саклаганнар.

Русиядә кымыз белән дәвалау шифаханәсе беренче тапкыр 1890 елда язучы Сергей Аксаковның оныгы тарафыннан Бәләбәй шәһәре янында төзелә.

Бүген Русиядә Башкортстан кымыз белән дәвалау үзәге булып тора. "Зәгъфран", "Йоматау", "Алкино", "Глуховская", "Чехов", "Аксаков” исемендәге шифаханәләр һәм башка оешмаларда кулланыла. Шәхси эшкуарлар да кымыз җитештерү белән шөгыльләнә.

Чит илләрдән кымызчылык Казакъстан, Монголия һәм Кыргызстанда таралган.

XS
SM
MD
LG