Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәйдәш аланы нигә гөрләми?


Cәйдәш аланына килүчеләр бу бәйрәмнең сүнә баруына зарлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында 18-нче тапкыр Сәйдәш аланы бәйрәме узды. Әмма хәзер ике елга бер генә оештырылучы бу бәйрәм элекке кебек гөрләми.

Заманында Камал театрының ул чактагы җитәкчесе Шамил Закиров тырышлыгы белән башланып киткән Сәйдәш аланы дигән сәнгать бәйрәме үсүдәме, әллә сүнә барамы? 18нче тапкыр үткәрелә торган чараны караганнан соң, бу сорауга уңай җавап биреп булмады. Республика чаралары исемлегенә кертелсә дә, аны Камал театры гына яшәтә дигән хис калды. Театрның ике автобусына артистлар, сәхнә киемнәре, азык-төлек һәм баштан ук урын алып куйган берничә кеше урнашты. Шуның белән вәссәләм. Баштагы еллардагы кебек пароходларда бару да, өстәмә автобуслар бирү дә юк. Сәйдәш аланына даими йөрүчеләр програмда да яңалык юк диделәр.

Чара Камал театрының табигать кочагында ял итеп кайтуы гына булып кала иде, ярый әле Казан энергетика инситтутының җәйге лагерында ял иткән студентларны алып килделәр. Әмма араларында татарча сөйләшүчеләре берничә генә. Күбесе чарага әллә ни кызыксыну да күрсәтмәде.

Фирая Әкбәрова
Фирая Әкбәрова

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы кызы, Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова, яшьләрне җәлеп итәрлек алымнар эзләнмәгән монда, бәйрәм һаман бер төрле рухта үтә, дигән фикердә: "Сәйдәш мирасын пропагандалау, саклау – олыларның вазифасы. Менә шулай искәртеп тормасак, чаралар үткәрмәсәк, билгеле, аны онытырлар инде. Сәйдәш – мәңгелек композитор. “Совет Армиясе маршы”н, “Әдрән диңгез”не генә язса да, ул халык хәтерендә калыр иде. Ә бит аның мирасы бик зур. Без аларны яшьләргә җиткерергә тиеш. Чөнки без аны беләбез, хәтерлибез, яшьләр өчен дә Сәйдәш ят булмасын иде. Монда үсеп килүче буынны җәлеп итәрлек формалар табарга кирәк. Чара һаман да бер рухта гына бара".

Үсеп килүче буынны җәлеп итәрлек формалар табарга кирәк

Фирая апа бала чагында композитор турында ишеткән истәлекләрен дә бүлеште. Сәйдәш монда дуслары белән килә, ял итә торган булган ди ул. Бу авылда галимнәр, сәнгать кешеләре җәйгә йорт ала торган булган. Хуҗалар исә вакытлыча йә баз өстендә, йә печәнлектә яшәгән. “Әнинең бертуган апасы Асия Хәйрулллина хәтерли иде Сәйдәшне. Безне, бала-чагаларны җыеп җыр язган иде, шуны өйрәткән иде дип сөйли иде Асия апа”, ди Фирая Әкбәрова.

Ул шулай ук Сәйдәш мирасын яшьләргә таныту җәһәтеннән бәйге үткәрергә кирәк дигән фикер дә әйтте. Ләкин милли шәхесләргә кагылган идеяләр бездә бик авырлык белән генә тормышка аша. Әйтик, Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов заманында шушы урында һәйкәл куйдыру эшләрен башлап җибәргән иде. Һәйкәл урынына истәлек ташы куйдырырга өлгерде Марсель ага. Ташы бар, ә менә һәйкәл турында сүз күптән онытылды.

Искәндәр Биктаһиров
Искәндәр Биктаһиров

Шулай да, Искәндәр Биктаһиров фикеренчә, хәлләр ул кадәр хөрти түгел: "Сәйдәш музеен төзекләндерү эшләре бара. Моны яхшы хәл дип аңларга кирәк. Салих Сәйдәшев җырларын да башкармыйлар түгел, башкаралар. Тирә-якны шоу-бизнес басып алса да, Сәйдәш җырларын әле ишетергә була. Үз програмымда Сәйдәшнең “Хуш, авылым” җыры бар. Сәйдәш җырларына берничек тә битараф булып булмый. Дөрес, кайбер елны халык күбрәк була иде. Болай булуы да әйбәт әле" ди Биктаһиров.

Әсхәт Хисмәт
Әсхәт Хисмәт

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт шушы булган башлангыч бетмәсен иде дип тели: "Сәйдәшне өлкән буын белә, яшьләр турында алай әйтә алмыйм. Үзем Сәйдәшнең бик күп җырларын беләм. Чөнки без аларны тыңлап үстек, яшьләргә исә җиңел җырлар кирәк. Бу чара киңәерме, юкмы – әйтә алмыйм, әмма бетмәсен, башланган эш барсын иде. Элек ел саен була иде, хәзер ике елга бергә калды. Элек пароходлар белән киләләр иде, хәзер пристане дә бетерелгән. Элек транспорт бүлеп бирелә иде, быел транспорт та бирелмәде. Халык монда күп була иде. Сүнүенең сәбәбе бер генә – җитәкчеләрнең карашы начар. Шамил Закиров исән булса, монда транспорты да булыр иде. Мин шулай уйлыйм. Камал театры үз кулы астына алып бу җирне чистартты, пөхтәләде, сөбханалла, нинди матур алан ачылды. Хет булганын бетермәсеннәр иде дим".

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров бу чара Тукай югарылыгында үтәргә тиеш дип саный: "Сәйдәшевне искә алуны безнең академия театры башлады. Әгәр без башламаган булсак, мондый хәл булмас иде. Шуңа күрә театрның ул вакыттагы баш режиссеры Марсел Сәлимҗановка, директоры Шамил Закировка, коллективка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Артистлар ихластан күтәреп алды бит бу ниятне. Чөнки барыбызның да гаделлекне исбат итәсебез килде. Ник дигәндә, Салих Сәйдәшев 60-70нче елларда бөтенләй искә алынмады, әйтерсең ул булмаган да. Ничек инде Салих Сәйдәшев, татар профессионал музыка сәнгатенә нигез салган шәхес онытылырга тиеш? Ул бит бөек композитор. Бөеклекнең мәгънәсе болай. Ул инде үзе юк, ә “Зәңгәр шәл” спектакле 90 ел буе сәхнәдән төшми. “Сүнгән йолдызлар”, “Казан сөлгесе” белән дә шул ук хәл. Бөеклекне вакыт исбат итә. Ләкин моның өчен халкыбыз аларның бөеклеген аңларга тиеш. Шуңа күрә, менә мондый очрашуларны ике елга бер эшлиләрме, ел саенмы – анысы мөһим түгел, ләкин ул тукталмаска тиеш. Чөнки бу – табылган алым. Бу очрашу – милләтебез акрын гына урыслашып юкка чыгып барган заманның иң кадерле мизгелләре.

Музыкада Сәйдәшев нәкъ Тукай урынында

Тагын шунысын әйтәсем килә: музыкада Сәйдәшев нәкъ Тукай урынында, димәк аның бәйрәмнәрен Тукай югарылыгында үткәрергә кирәк. Ә бу – хөкүмәтебезнең бурычы. Шуңа күрә мондый чараларны хөкүмәт күтәреп алмаса, ул акрын-акрын сүнәргә мөмкин. Без моны күзәтәбез дә инде. Аңа бюджет каралмаган. Ул елдан ел сүрелә. Менә монда пристань булганда халык урыннарны алдан ала, үзенең ниндидер бурычы барлыгын аңлый иде. Ул монда үзенең татар икәнен исбат итәр өчен килә иде. Бүгенге заманга менә шушы әйбер кирәк бит инде".

Сәйдәш аланына рәсми затлардан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова да килеп китте. Ул чараны оештырган Камал театрына, ярдәм иткән район башлыгына һәм тамашачыга рәхмәтен җиткерде. Рәсми затлар Сәйдәш туганнары белән ташка чәчәк салдылар да, гаип булдылар. Сәйдәшкә бәйле сорауларга ачыклык кертүче булмады.

Рөстәм Әхмәров
Рөстәм Әхмәров

Композиторның туганы, Салих Сәйдәшевнең апасы Әминә Сәйдәшеваның оныгы Рөстәм Әхмәров менә бу Сәйдәшкә карашның күрсәткече инде, диде: "Игътибар елдан-ел кими. Менә бу бәйрәм шуның күрсәткече. Башта ел саен үткәрделәр. Хәзер ике елга бергә генә калды. Элек пароходлар килә иде. Аннан пароходлар һәм автоуслар билгеләнде. Аннан пароходлар бетерелде, автобуслар гына калды. Быел хәтта автобус та бүлеп бирмәгәннәр. Теләгән кешеләрнең күбесе килә алмады. Халык юк дәрәҗәсендә бит. Иҗади мирасы турында әйтмим дә инде. Ул беркемне дә кызыксындырмый. Аңа күптән кул селтәделәр.

Беркайда да, беркайчан да куелмаган балеты бар, куймыйлар.

“Зәңгәр шәл”не кабатлыйлар, ә иҗатының иң бөек, ин тирән әсәре – “Наемщик”ны куя алмыйлар. Беркайда да, беркайчан да куелмаган балеты бар, куймыйлар. (Рөстәм Әхмәров бер актлы “Гөлнара” балетын күз уңында тота – ред). Күз алдына китерәсезме, Чайковскийның куелмаган балетын таптылар да, куймыйлар ди. Бу бит мөмкин булмаган эш! Чайковский һәм куелмасын әле! Сенсация ясаячаклар, дөньяны шаулатачаклар! Бездә исә балет язса ни дигән караш. Бер актлы балетны кую шулкадәр читенме инде?! Аннан халык хәл итәр, яхшымы ул, начар әсәрме. Иң элек халыкның балетны күрүе кирәк. Яшь буын өчен Сәйдәш югалган шәхес. Аны белмиләр. Ә бит белдерергә кирәк! Тиздән композиторның 120 еллыгы җитә. Форма өчен генә берәр концерт үткәрерләр дә, шуның белән вәссәләм булыр инде. Менә шушы чара кебек. Элек бит монда бишәр оркестр килә иде! Республика күләмендә үткәрелә торган чара, юкса.

Шулай да, Сәйдәшнең иҗатын даими күзәтеп баручы тамашачысы бар. Алар Кызыл Байракка үз машиналарында килде. Бәйрәмгә җәмгысе 150 чамасы кеше җыелган иде. Югары Ослан районы хакимияте аларга бер урында ризык сату оештырды. Башлыча камыр ашлары, шашлык, чәй тәкъдим иттеләр. Өчпочмакны сатучы кызлар хәләл иттән түгел дип кисәттеләр. Шашлыкның хәләл иттән дигәне була, диде пешекче. Без килгәндә тавык белән чучка ите шашлыгы кыза иде.

XS
SM
MD
LG