Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Краснокама районы башлыгы ике айга сак астына алынды


Башкортстанның Краснокама районы башлыгы, зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнелүче Рәзиф Гыйлмуллин, аның урынбасары Динис Биков һәм "Маяк" агрофирмасы" оешмасы җитәкчесе Илдус Сафиуллин ике айга сак астына алынды.

Рәзиф Гыйлмуллин һәм Динис Биков аеруча зур күләмдә ришвәт алуда, Илдус Сафиуллин ришвәт бирүдә арадашчы булуда гаепләнә. Гаепләү аларга 18-19 августта белдерелде дип хәбәр итә Башкортстанның тикшерү комитеты.

Тикшерү мәгълүматынча, гаепләнүчеләр нефть үткәргеч торбаларны демонтажлаучы ширкәттән 900 мең сум акча алган.

2018 елның июлендә башлык һәм урынбасар әлеге ширкәткә район җирлегендә эшләү өчен рөхсәт хилафлыклар белән бирелүен күреп 3,7 млн сум акча сораган диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. Акча булган очракта, түрәләр оешма эшчәнлеген туктатмаска вәгъдә биргән.

1,8 млн сум районның Хәйрия фондына, ә 1,9 млн сумы торбаларны демонтажлау эше алып барылган авыл хуҗалыгы оешмасы зыянын каплау өчен күчерелергә тиеш булган.

Июль һәм августта демонтажлау оешмасы вәкиле авыл хуҗалыгы җитәкчесе аша түрәләргә 900 мең сум тапшырган диелә. Гыйлмуллин, Биков һәм авыл хуҗалыгы оешмсы җитәкчесе акча алганнан соң тоткарланды диелә.

Рәзиф Гыйлмуллин Краснокама районын 2004 елдан бирле җитәкли. Аңа 61 яшь.

XS
SM
MD
LG