Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Грециягә ярдәм програмын туктатты


Греция премьер-министры Алексис Ципрас
Греция премьер-министры Алексис Ципрас

Дүшәмбе Грециягә халыкара микрофинанс ярдәменең өченче програмы уңышлы тәмамланды. Бу хакта "Европаның стабилизация механизмы" (ESM) фонды белдерә.

"Финанс ярдәме нәтиҗәсендә ил үзенең икътисадын модернизацияли һәм инвесторларның ышанычын кайтара алды", диелә фонд белдерүендә.

Европа төркеме башлыгы Марио Чентеро уздырылган реформаның уңышлы булуын раслады, дип яза Deutsche Welle. Аның сүзләренчә, Грециянең тотрыклы үсеше өчен нигез салынган: илнең эчке тулай җитештерүе, бюджет, сәүдә үсә һәм эшсезлек кими. Түрә ярдәм програмының уңышлы тәмамлануын Греция һәм бөтен Европа берлеге өчен "позитив сигнал" дип атады.

Шул ук вакытта Грециянең элекке финанс министры Янис Варуфакис Bild басмасына биргән интервьюда Чентеро белән килешмәвен белдерә һәм Греция һаман да "шул кара чоңгылда кала һәм түбәнрәк төшә" ди.

Афин өчен яңа ярдәм програмы каралмый диелә. Киләчәктә Алексис Ципрас хөкүмәте акчаларны үзе табарга тиеш булачак.

Соңгы сигез елда Греция бюджеты ESM һәм Европаның финанс тотрыклылыгы фондыннан (EFSF) 200 миллиард евро тирәсе ярдәм алды.

Програмны тормышка ашыру вакытында грек хакимияте кырыс экономия чаралары күрергә мәҗбүр булды. Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр киметелде.

Мондый ярдәм элегрәк Ирландия, Испания, Португалия һәм Кыпрыска да күрсәтелгән иде.

XS
SM
MD
LG