Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның Уфадагы штабы "Вконтакте" гамәлләренә канәгатьсезлек белдерә


Навальный һәм аның хатыны Юлия
Навальный һәм аның хатыны Юлия

"Вконтакте" социаль челтәре Уфаның Навальный штабы активистлары турындагы мәгълүматны полициягә тапшырган.

Уфадагы Навальный штабы активистлар турындагы мәгълүматны Башкортстан полициясенә тапшырган "Вконтакте" социаль челтәре идарәсе гамәлләренә канәгатьсезлек белдерә һәм ширкәтне мәхкәмәгә шикаять итү мөмкинлеген әйтә. Бу хакта Idel.Реалиига штабның координаторы Лилия Чанышева белдергән.

"Вконтакте" социаль челтәр идарәсе гамәлләре турында Навальный федераль штабының җитәкчесе Леонид Волковның үз Твиттерында социаль челтәр иминлек хезмәте белән Башкортстан эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәге арасындагы язышуны урнаштыргач билгеле булды. Башкортстанның Экстремизмга каршы үзәге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Газимуллин социаль челтәрнең иминлек хезмәтеннән "lchanysheva", "teamnavalny_ufa", "zabastovka_ufa" һәм башка битләренең кайчан барлыкка килүе, шәхси мәгълүмат, IP-адресларын бирүне сорап язган. 2018 елның 18 гыйнварында җибәрелгән хатка инде ике көннән, ягъни 20 гыйнварда “Вконтакте”дан IP-адрес, телефон номерлары һәм башка мәгълүмат урнаштырылган җавап та килгән.

"Башкорт эшниклары (Экстремизмга каршы көрәш үзәге – ред.) бернинди җинаять эше ачып тормыйча 18 гыйнварда электрон почта аша сорау җибәрәләр, инде 20 гыйнварда аларга барлык соралган һәм соралмаган мәгълүматны үз эченә алган 20 битлек җавап та килеп җитә. ВКонтакте бернинди хокукый көче булмаган хатка җавап биреп шунда ук үз кулланучылары турында мәгълүматны ачып салырга ашыга”, дип яза Волков.

Лилия Чанышева сүзләренчә, алар "Вконтакте" идарәсе гамәлләренә аптыраган һәм хәзер ширкәтне мәхкәмәгә шикаять итү турында уйлана.

Чанышева әйтүенчә, 2017 елның декабрендә Алексей Навальныйны Русия президенты сайлавына намзәт итү инициатив төркеме җыелышыннан соң Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең аларга карата кызыксынуы арткан.

XS
SM
MD
LG