Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: полициягә мәгълүмат тапшыручыларны бүләкләү күләме 10 миллион сумга җитә


Юстиция министрлыгы эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат тапшыручыларны бүләкләү күләме турындагы фәрманын раслаган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә. Документ әлегә рәсми рәвештә дөнья күрмәде.

Фәрманга ярашлы, җинаять эшен алып барган вакытта тәртип саклау оешмаларына ярдәм итүчеләргә 50 мең сумнан 10 миллион сумга кадәр түләүләр каралган. Басма язуынча, өч миллион сумнан артык түләү турындагы карарны эчке эшләр министры кабул итәчәк. Теге яки бу җинаять эшендә мәгълүмат эзләү турындагы игълан эчке эшләр министрлыгы сайтында һәм матбугат чараларында урнаштырылачак. Игъланда бүләкләү суммасы да язылачак.

Моңарчы эчке эшләр министрлыгына ярдәм күрсәтү өчен бүләкләү дәүләт дәрәҗәсендә көйләнмәгән иде, моңа аерым бюджет каралмады. Мәгълүмат бирүчеләргә яки җинаятьчене тоткарлауда ярдәм итүчеләргә медаль, мактау кәгазе, кыйммәтле бүләкләр һәм штаттан тыш хезмәткәр таныклыгы тапшырыла иде.

XS
SM
MD
LG