Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Үзәк Африка республикасы хәрби хезмәттәшлек турында килеште


Русия инструкторлары тарафыннан өйрәтелгән Үзәк Африка хәрбиләре
Русия инструкторлары тарафыннан өйрәтелгән Үзәк Африка хәрбиләре

Русия һәм Үзәк Африка республикасы хәрби хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзеде. Африка дәүләтенең саклану министры ил гаскәрләренең сугышчан әзерлеген тергезергә кирәк дип белдергән.

Килешүне Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм Үзәк Африка республикасының саклану министры Мари Ноэль Койяра имзалаган. Койяр сүзләренчә, ил гаскәре тулысынча таркау хәлдә, аның сугышчан әзерлеген тергезергә кирәк. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Русиядә Үзәк Африканы перспективалы партнер дип саныйлар һәм хәрби элемтәләрне активлаштыру ике ил мәнфәгатьләренә дә җавап бирә дип белдергән Шойгу.

30 июльдә Үзәк Африкада журналист Орхан Джемаль, оператор Кирилл Радченко һәм режиссер Александр Расторгуев үтерелде. Алар Үзәк Африка республикасына Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгән булган.

Элегрәк Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү ел башында Үзәк Африкага утлы корал һәм сугыш кирәк-яраклары шулай ук җирле хәрбиләр әзерләү өчен инструкторлар җибәрүе турында белдергән иде. Бу "БМОның әлеге илгә карата чикләүләр тәртибе таләбенә ярашлы башкарылды" диелде.

Июньдә Франциянең Le Monde газеты Үзәк Африка республикасына хәрбиләрне өйрәтү өчен 170-ләп инструктор һәм биш хәрби күзләүче килүе турында язган иде. Басма экспертлары сүз "Вагнер" хосусый ширкәтеннән "Русиянең ялланып сугышучылары" турында бара дип белдерде.

XS
SM
MD
LG