Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда җәмәгать утырышчылары Манафортны гаепле дип таныды


Пол Манафорт
Пол Манафорт

Вашингтон мәхкәмәсендәге җәмәгать утырышчылары Трампның сайлау алды штабының элекке җитәкчесе Пол Манафортны өлешчә гаепле дип таныды.

Манафорт салым түләүдән качуның биш һәм банк махинацияләренең ике эпизодында гаепле дип танылды. Тагын бер гаепләү чит илдәге хисабын яшерү белән бәйле. Манафортка 18 өлештән торган гаепләү белдерелгән иде.

Пол Манафорт АКШ президенты Дональд Трампның сайлау алды төркемендәге төп әгъзаларының берсе булуга карамастан, аңа Русиянең 2016 елда АКШ президенты сайулавына тыкшынуе белән бәйле гаепләү белдерелмәде. Гаепләү Манафортның Украинада сәяси технолог буларак эшләвенә кагылды.

Манафорт эше - АКШ президентының сайлау штабы һәм Мәскәү арасындагы сүз куешу ихтималын тикшерү белән бәйле беренче эш. Аны махсус прокурор Роберт Мюллер алып бара.

2017 елның октябрендә Пол Манафорт һәм аның эшлекле партнеры Рик Гейтс эшләрен карау башланды. Аларны АКШка каршы берләшүдә һәм Украинаның элекке президенты Виктор Янукович һәм аның Төбәкләр фиркасе мәнфәгатьләрен алга сөрүдә гаепләделәр. Рик Гейтс гаебенен таныды, ә Пол Манафорт гаепләүләрне кире какты.

XS
SM
MD
LG