Эстониянең юстиция министры Урмас Рейнсалу һәм аның Латвиядәге хезмәттәше Дзинтарс Расначс Русиядән компенсация сорау турында белдерү белән чыкты.
Алар фикеренчә, әлеге чорны онытырга ярамый.
"Министрлар Совет берлегенең хокуклы варисы булган Русиядән зыян өчен түләтү мөмкинлеген өйрәнә", диелә белдерүдә. Мәсьәлә БМО дәрәҗәсендә халыкара хокуклар кысаларында чишеләчәк диелә.
Литва, Латвия һәм Эстония өч ел элек совтелар оккупациясе китергән зыян өчен Русиядән түләү алырга җыену турында декларация имзалаган иде. Сүз 30 млрд доллар турында барды. 2017 елда Литвадагы Русия илчесе Александр Удальцов әлеге дәгъваларны мәгънәсез дип атады.