Оешма җитәкчесе Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, митинг-концертта халык артистлары Миңгол Галиев, Әзһәр Шакиров, Гөлзада Сафиуллина һәм башка катнаша.
Соңгы елларда Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн гадәти күңел ачу бәйрәменә әйләнде. Аны Республика көне дип атыйлар, ә казаннар өчен ул башлыча Шәһәр көне. Зур бәйрәм концертына ел саен Мәскәү артистлары чакырыла. Быел Татарстан көнендә "Hi-Fi" һәм милитаристик рухлы "Любэ" төркеме чыгыш ясаячак.
1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. 28 ел элек кабул ителгән мөһим документ әле дә гамәлдә. Ә Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәнең вакыты былтыр чыкты. Ул озайтылмады, яңа шартнамә дә кабул ителмәде.